Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Әхмәдуллин: "Театрда татар тарихына игътибар җитми"


 "Үлеп яратты" мөселман дөньясындагы бердәнбер хатын-кыз казый булган Мөхлисә Бубый язмышын бәян итә. Аның авторы – Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулла, режиссеры – Илгиз Зәйни.
"Үлеп яратты" мөселман дөньясындагы бердәнбер хатын-кыз казый булган Мөхлисә Бубый язмышын бәян итә. Аның авторы – Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулла, режиссеры – Илгиз Зәйни.

2014 елгы Татарстан дәүләт бүләге иясе Азат Әхмәдуллин театрларда татар тарихына игътибар җитеп бетмәвен, спектакльләргә тәнкыйди мәкаләләрнең аз язылуын әйтә.

Яңа ел алдыннан, 25 декабрь көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов галимнәргә, ширкәтләргә 2014 елның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт буләкләрен тапшырды. Татар әдәбияты галиме, филология фәннәре докторы Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Азат Әхмәдуллин да "Татар драматургиясе тарихы"на багышланган хезмәтләре өчен әлеге бүләккә ия булды. Азатлык Азат әфәнде белән татар драматургиясенең, театрның, театр тәнкыйтенең бүгенге хәле турында сөйләште.

– Сез татар драматургиясен энә күзеннән үткәргән кеше. Фәнни эзләнүләрегез театрга мәхәббәттән киләме, әллә тагын башка сәбәпләр дә бармы?

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (с), галим Азат Әхмәдуллин
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (с), галим Азат Әхмәдуллин

– Күрәсең, театрга мәхәббәттәндер ул. Мин кечкенә чактан ук драма әсәрләрен укырга ярата идем. Мәктәптә укыганда клуб идәнендә Кәрим Тинчуринның тышы да булмаган бер китабын табып алып укыдым һәм шуннан соң драма әсәрләренә мәхәббәт туды. Ул вакытта минем өчен шаккатыргыч әсәрләр иде ул. Минем шигырьләргә артык исем китми иде, ә проза болай да укыла ул, драма әсәрләрен бигрәк тә яраттым. Яшьрәк вакытта үзебез дә театрлар уйнап йөрдек. Укытучы булып эшләгәндә дә спектакльләр куя идек. "Ак калфак"ны куйганыбызны хәтерлим. Тубыл падогоия институтында эшләгәндә студентлар белән "Зәңгәр шәл"не куйган идек.

– Сез Тубылдан Казанга кайткач сәхнәгә куелган бөтен спектакльләрне дә карап барырга тырыштыгызмы?

– Карап барырга һәм бераз җитлеккәчрәк рецензияләр дә язып барырга тырыштым. Туфан Миңнуллин әсәрләрен бик яратып карый идем, аның әсәрләренә иң күп рецензия язучы мин булганмындыр күрәсең. Аннары Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеевларга... Спектакльләрне карап барырга тырышытым, ләкин соңгы вакытларда бик йөреп булмый, олыгайдым инде.

– Ул вакытларда рецензияләрне кемнеңдер үтенече белән яза идегезме, әллә күңелегез теләгәнгә кулга каләм алдыгызмы?

– Күңелдән туган язмалар иде ул.

– Советлар заманында уйналган әсәрләргә уңайрак бәя бирергә тырышу чагылмый идеме?

– Гадәттә әсәрне сәхнәдән карагач, аның уңай якларын күрергә тырышасың инде. Җитешмәгән якларына да игътибар итәсең, болайрак булса яхшырак булыр иде дип уйлыйсың.

60-70нчы елларда әсәрләрне мактау гына түгел, ә кимчелекләрен күреп яхшырту нияте белән карау көчле иде. Тәнкыйть сүзләрен дә рецензияләремә яздым.

– Бүгенге көн әсәрләренә рецензияләр җитәрлекме? Театр тәнкыйтьчеләре бармы?

– Бүген дә рецензияләр була, әмма алар күбесенчә мактау рухындарак, килеп җитмәгән якларны күрергә тырышу юк. Бүгенге рецензияләрдә актерларның уенына игътибар итү көчлерәк, чынлыкта әсәрнең куелышына игътибар да читтә калмаска тиеш. Әсәрдә төп фикер ачыламы, кайсы ягы җитеп бетми – менә шулай булырга тиеш ул.

Бүгенге рецензияләрне күпчелек очракта журналистлар яза, театр белгечләре хәзер юк дип әйтсәң хата булыр, Илтани Илялова кебек, Дания Гыймранова кебек һәрвакыт карап, күзәтеп барганнар аз. Язмалар әллә нигә бер генә килеп чыга. Гали Арсланов бар, ул – театр белгече, әмма еш яза дип әйтә алмыйм.

– Театр тәнкыйтьчеләре талантлары булганга үсеп чыгалармы, әллә аларны әзерләү, укыту кирәкме?

– Кешенең омтылышы, сәләте беренче урында торырга тиеш дип уйлыйм мин. Бу өлкәгә ул мавыгып китеп, очраклы рәвештә килеп керергә дә мөмкин. Айгөл Габәшине алсак, әның әнисе Дания Гыймранова театр белгече, бу очракта гаилә тәрбиясе дияр идем. Югары уку йортында укыганда, әгәр кеше филология өлкәсендә белем алса, күңеле тартса яза да башлый торгандыр. Әлфәт Закирҗанов рецензияләр дә яза, театрга кагылышлы мәкаләләре дә бар, ул – бүгенге драматургия белгечләренең берсе. Гали Арслановның, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов фикерләре дә игътибарга лаек. Әмма безгә театр сәнгате үсешен киң итеп алып, аңа бәя бирү җитеп бетми.

– Сез спектакльгә бәяләмә, рецензияне театр тормышына йогынты ясый дип уйлыйсызмы?

– Әлбәттә, театр тормышына, тамашачының театрга йөрүенә дә тәэсир итә. Гомумиләштерүче мәкаләләр режессерларга да, актерларга да ярдәм итә. Ләкин соңгы вакытта спектакльләргә гомумиләштерелгән хезмәтләр, мәкаләләр язылмый. Аерым спектакльләргә бар алар, миңа калса, менә гомумиләштереп язу дигән әйбер бик үк җитеп бетми.

Бездә соңгы вакытта бер үк әсәргә төрле рецензияләр, төрле бәяләмәләр бастыру, төрле яклап якын килү бетте дип әйтергә була. Бер рецензия чыга һәм шуның белән бетте. Әгәр башка төрле караш булса, аны матбугат кабул итми. "Без бит инде бу әсәргә мәкалә бастык", диләр дә, шуның белән бетте. Элекке кебек, узган гасырның 20нче елларындагы кебек бәхәсләшү, берәү тәнкыйть итә, ә икенче берәү яклап чыга һәм фикерләр каршылыгы туа, болар бүген юк.

– Бүген сәхнәгә куела торган торган әсәрләр замана таләпләренә туры киләме?

– Туры килә дип әйтергә дә була, театр тормыш агышына тәэсир итәргә, булганга бәя бирергә, тамашачы фикерен булдырырга тырыша. Театр ни генә булмасын – ул үз заманының көзгесе, әмма ул көзге ни дәрәҗәдә тирән яктырта, монсы икенче мәсьәлә. Мин үзем Зөлфәт Хәкимнең, Ркаил Зәйдулланың әсәрләрен заман рухына туры килә торганнар дип атар идем.

– Чит ил драматургларның әсәрләренә килгәндә, аларның театрларда куелышына ничек карыйсыз?

– Мин чит ил драматургларның әсәрләре куелуны хуплыйм, әмма үзебезнең милли драматургия исәбенә булмаска тиеш ул.

– Кайвакытта безнең тамашачы уен-көлке, җырлы-биюле тамашаларны ярата ул, уйландыра торган, фәлсәфи әсәрләрне авыр кабул итә дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.

– Безнең тамашачының эстетик дәрәҗәсе шул югарылыкта ки – тамашачы театрга ял итәргә дип килә. Ял итү өчен иң яхшысы комедия, мелодрамалар дип таба. Аларны яратыбрак карый, ә тирән психологик әсәрләр карау өчен тамашачының эстетик дәрәҗәсе дә югары булырга тиеш. Аны бер театр гына да тәрбияләп бетерә алмый. Әдәбият үзе дә тәрбияләргә тиеш. Андый әсәрләрне кую өчен дә, куйгач халык аңласын өчен дә халыкның культурасын күтәрү кирәк. Баланы кечкенә вакыттан ук психологик әйберләрне дә кабул итәрлек итеп, аның зәвыген тәрбияләргә кирәк. Бу зәвык бүгенге тамашачыда җитеп бетмидер дип уйлыйм.

Таләпчән, уйлана торган, һәр спектакльне карагач ниндидер нәтиҗә ясый торган тамашачы да бар, ләкин безнең бөтен тамашачыбыз да шул югарылыкка җиткән дип әйтеп булмый.

Безнең театрның нигезендә миллилек ята. Ул классик әсәрләр дә һәм шулай ук бүген иҗат ителгән әсәрләрдә дә булырга тиеш. Без миллилектән беркая да китә алмыйбыз һәм аны театрлар яхшы аңлый дип уйлыйм. Тамашачы да милли әсәрләрне яратыбрак карый. Тинчуриннар, Камаллар, Борнашларның әсәрләре аркылы ул үткәнен күрергә, аның турында уйланырга тели.

– Татарның зур тарихы бар. Болгар, Казан ханлыгы, Алтын Урда чорларын да алыйк. Бу тарих сәхнәдә җитәрлек чагылыш таба дип уйлыйсызмы?

– Бу тарихны, ул чорларны тиешле дәрәҗәдә яктырту чыннан да җитеп бетми. Бу тарих безнең театрларның игътибар үзәгендә булырга тиеш. Икенче яктан, андый әсәрләр белән кирәгеннән артык мавыгырга да ярамый, тамашачы бүгенге тормышның агышын да аңларга тели.

Бездә яхшы тарихи әсәрләр бик аз языла һәм аз куела. Мин Эсфир Яһүдиннең "Кол" дигән драмасын укып аңа рецензия язып утырам. Ул X гасыр тарихын алып кызыклы гына әсәр язган. Менә шундый әсәрләр җитеп бетми безгә. Кол Гали, Сөембикә турында, шул чорларны яктырткан әсәрләребез дә бар. Әмма бер төрле тема белән генә мавыгу ул уңышка китерми. Бу яктан театрларга эшлисе дә эшлисе бар.

Азат Әхмәдуллин 1932 елның 13 октябрендә Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында туа. Шунда урта белем ала. Аннан соң Казан дәүләт университетында укый. Ике ел Тубыл педагогия институтында укыта. 1958-1961 елларда Казанда Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурада укый, Татарстан радиокомитетында эшли. Аспирантураны тәмамлагач, институтта эшкә кала. 1981-1999 елларда Казан дәүләт университетында эшли, 1999-2004 елларда КДПУда татар әдәбияты кафедрасын җитәкли. 1964 елда кандидатлык, 1987 елда докторлык диссертациясен яклый. Әдәбиятка тәнкыйтьче буларак килә. Соңрак әдәбият тарихы, бигрәк тә драматургия белгече буларак таныла.

XS
SM
MD
LG