Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы "Ситроен" үзәгенә бөлгенлек яный


2010 елда Калуга өлкәсендә ачылган Peugeot, Citroen һәм Mitsubishi заводы
2010 елда Калуга өлкәсендә ачылган Peugeot, Citroen һәм Mitsubishi заводы

Казанның җир һәм милек эшләре комитеты "Ситроен" үзәген "банкрот" дип игълан итү өчен Татарстанның арбитраж мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Комитет хәбәрләренә караганда, машина сату үзәгенең Казан бюджетына 10.5 млн сум бурычы бар. Үзәк 2012-2014 елларда аренда түләмәгән.

Мәхкәмә "Ситроен" үзәген "банкрот" дип игълан итсә аның бөтен милке, шул санда саткан, әмма ияләренә әле барып җитмәгән яңа машиналары да Казан бюджетына бурычны түләү өчен сатуга куелачак. Комитет шулай ук үзәккә акча урлауны тикшерү максатында хокук саклаучыларны да җибәрергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG