Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активистлары Кашаповны яклап дөньяга мөрәҗәгать итте


Чаллы ТИҮе җыенында катнашучылар
Чаллы ТИҮе җыенында катнашучылар

Чаллы ТИҮе Рәфис Кашаповның кулга алынуына ризасызлык белдереп дөнья, Русия җәмәгатьчелегенә, хокук яклаучыларга, матбугат чараларына мөрәҗәгать кабул итте.

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) 29 декабрьдә атналык җыенын уздырды. Әлеге җыенда ТИҮ рәисе Рәфис Кашаповның гаепләү белдерелмичә кулга алынуына карата нәфрәт белдерелде һәм дөнья, Русия җәмәгатьчелегенә, хокук яклаучыларга, матбугат чараларына мөрәҗәгать кабул ителде. Урысча язылган мөрәҗәгатьнең якынча эчтәлеге белән Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов таныштырды.

“Русия торган саен тоталитаризмга тәгәри. Сүз, матбугат иреге бетте дияргә була. Башкача уйлаучылар эзәрлекләнә. Хокук органнарында гади кеше бернинди дә гаделлек таба алмый. Тикшерү изоляторларында тотылганнардан кыйнап һәм газаплап кирәкле сүзләрне әйттерү гадәти күренешкә әйләнеп бара. Мисалларга ерак йөрисе түгел. Чаллыда яшәүче танылган язучы Фәүзия Бәйрәмова мөселманнарны газаплаулар, кайберләренең гарип калуы, шушы җинаятьләр турында үз сәхифәсендә язып чыкты. Ул бу күренештән читтә кала алмады. Аңа җинаять эше ачылды һәм хөкем иттеләр.

Искитәрлек хәлләр булып тора. Интернет сәхифәләрендә урыс телен яклап, башка телләрдән өстенлеген күрсәтергә тырышып нинди генә фикерләр язмыйлар. Ләкин андыйларга хокук органнары игътибар бирми. Ә менә татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе булган Рәфис Кашапов төрки халыкларны, мөселманнарны, Украинаны, Кырым татарларын яклап интернетта әйткән фикерләре өчен җинаятьчегә әйләнде. Аның фатирында хокук органнары нигезсез рәвештә тентүләр оештыра. Гаеп белдермичә, кулга алып Казан төрмәсенә алып китәләр. Моны ничек аңларга? Әгәр син ФСБ кешесе икәнсең, канунны теләсә кайсы якка борырга хакың юктыр. Хаклык, кеше хокуклары өчен көрәшүче барлык җәмәгатчелекне Рәфис Кашаповны якларга чакырабыз”, диелә Чаллы ТИҮендә кабул ителгән мөрәҗәгатьтә.

Аннан соң җыенда милли хәрәкәт тарафыннан Рәфис Кашаповны яклап ачлык акцияләре, пикетлар уздыру турында фикерләштеләр. Милли хәрәкәт активисты Зиннур Әһлиуллин ачлык акцияләре башланган очракта анда катнашучыларны тиз арада алып китеп ябачаклар, зур штрафлар салачаклар. Шуңа бу акцияне Рәфиснең туганнары башласа, отышлырак булыр дигән фикерне җиткерде, ялгыз пикетлар турында да ныклап уйларга кирәк, диде.

"Бу Путинның дөньяга каршы сугышның башы гына"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:33 0:00

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим мондый уйларын җиткерде.

“Рәфис Кашаповны кулга алу тетрәндергеч хәл. Илнең мондый түбәнлеккә төшүенә сүзләр табып булмый. Безнең белән кемнәр җитәкчелек итә дигән сорауны да куярга туры килә. Татар милләте, татар мәктәбе өчен көрәшкән, намуслы кеше булган Рәфис Кашаповны моңарчы да төрмәләрдә тотып, тазалыгын алып, күп газаплар күрсәттеләр. Дәвалану өчен Төркиягә китеп, анда сәламәтлеген яхшыртканнан соң, кайтуының икенче иртәсендә үк килеп, “Төркиядән нинди дошман әйберләре алып кайттың, бирмәсәгез фатирыгызның астын-өскә китерәбез” дип белдереп, майор җитәкчелегендә җиде кеше кереп, кулга алалар.

Нинди илдә яшәгәнне беләбез. Шуңа, сабырлык һәм түземлек, көрәшне туктатмаска кирәк. Бу әле прогрессив җәмәгатьчелеккә каршы Путин башлаган сугышның башы гына. Урыс булмаган башка милләтләрне бетерү өчен аңа классик шартлар туды. Американы дошман итеп күтәргән, күрсәткән булып, “под шумок” бар милләтләрне җансыз, телсез итәсе килә. Шушы көрәшнең башында барган татар кызларын һәм улларын шушылай итеп, татар милләте белән бөтенләй исәп-хисап ясарга тели”, диде Айдар Хәлим.

Җыенда Рәфис Кашаповны яклап пикетлар уздыру тәкъдиме хупланды. 30 декабрьдә бу хакта Чаллы хакимиятен искәртү турында да килешенде. Әлеге утырышта Алабуга шәһәре вәкилләре дә катнашты.

Рәфис Кашаповның хатыны Нурзия ханым әлеге чарада катнашмады. Ул иренең кулга алыну вакыйгасыннан соң авырып урынга яткан. Шулай да Нурзия ханымның кулга алу, тентү уздырулар, канунсыз рәвештә Казан төрмәсенә озатылган тормыш иптәшен азат итүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка телеграммалар юллавы мәгълүм булды.

Язма әзерләнеп беткәндә, Рәфис Кашаповны яклаучылар, адвокатлар булу-булмавы хакында белешү өчен элемтәгә кергәч, Нурзия ханым тагын бер яңалык ирештерде. Бүген Рәфис Кашаповка 282нче маддә (милләт, раса, дингә карап кешеләргә карата нәфрәт тарату һәм кешелек абруен түбәнсетү) нигезендә гаепләү белдерелгән һәм аның ике ай дәвамында Казанның 1нче санлы тикшерү изоляторында тотылу ихтималы бар икән. Бу хакта Нурзия ханымга Рәфис Кашапов белән очрашкан адвокат җиткергән.

Чаллы ТИҮе җыенында катнашучылар
Чаллы ТИҮе җыенында катнашучылар

ТИҮнең әлеге җыенында беркем белмәгән, Кыш бабай киеме кигән, йөзен битлек белән каплаган бер адәм дә катнашты. Ул үзалдына “Яңа ел да, Кыш бабайлар да татарлар өчен дә, урыслар өчен бер, бәйрәм булырга тиеш”, дип сөйләнеп утырды. Биредәге халык аның ни өчен, нинди максат белән килүен белә алмады, куып та чыгара алмады.

Хөрмәтле укучылар, ә сез бу сәер Кыш бабайны кем дип уйлыйсыз? Фикерегезне безнең форумда әйтә аласыз.

XS
SM
MD
LG