Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөселманнары өчен 2014 ел нинди булды?


Болгардагы Ак мәчеткә ел саен Русия мөселманнары җыенга килә
Болгардагы Ак мәчеткә ел саен Русия мөселманнары җыенга килә

2014 ел тәмамлану уңаеннан Азатлык дин әһелләре арасында сораштыру уздырды.

Русия мөселманнары өчен 2014 ел нинди булды? Шул сорау белән кайбер татар дин әһелләренә мөрәҗәгать иттек.

Рушан Аббясов, Русия мөфтиләр шурасының беренче урынбасары:

– Безнең Русия мөфтиләр шурасы өчен ел нәтиҗәле булды. Без төрле төбәкләрдә булып мәчетләр ачылышында катнаштык. Шул ук Түбән Новгород, Пензада мәчет ачылышына вәкилләребез барды.

Рушан Аббясов
Рушан Аббясов

Юбилейлар сәбәпле, бик күп чаралар оештырылды. Мисал өчен “Хәләл-экспо” бишенче тапкыр узды, 15нче тапкыр Коръән ярышлары оештырылды, 10 декабрьдә унынчы тапкыр Халыкара мөселман форумы үтте.

Тагын бер шатлыгыбыз – төзелеп килә торган Җәмигъ мәчетенә ай күтәрдек. Иншаллаһ, планнар нигезендә бер елдан соң мәчетебезнең төзелеш эшләрен тәмамлап, аны 2016 елда ачарга исәплибез.

Мөкаддәс Бибарсов, Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәистәше, Сарытау мөфтие:

– Мөселманнар өчен бик бай эчтәлекле ел булды. Бер яктан, әлһәмдулиллаһи, берничә зур форум булды, икенче яктан, китаплар тыю очраклары дәвам итте. Мисал өчен, Екатеринбур мәхкәмәсе берничә китапны тыйды. Шулай ук Көньяк Сахалинда шундый китап тыюга бәйле мәхкәмә бара. Анда Коръәннең беренче сурәсенең ике аятен тыймакчы булалар.

Шул ук вакытта күп кенә мөселманнар моңа кадәр кулланмаган механизмнарны кулланып хокукый мохиттә яшәргә кирәклекне аңлый башлады. Алар инде кануннарны һәм бүгенге чынбарлыктан чыгып яшәргә өйрәнә.

Мөкаддәс Бибарсов
Мөкаддәс Бибарсов

Ел азагындагы икътисади кризисны алмаганда, ел мөселманнар өчен уңышлы булды.

Сарытауда җәйге ял сәламәтләндерү лагерьларын уңышлы уздыра алдык. Яз һәм көз көннәрендә гаилә кыйммәтләре мәсьәләләренә багышланган конференцияләр үтте. Гаилә кыйммәтләренә хәзер зур игътибар бирү кирәк. Киләсе елга март аенда тагын бер “түгәрәк өстәл” уздырырга һәм аны киңрәк итәргә ниятлибез. Без бу мәсьәлә белән фән кешеләре даирәсенә чыгарга һәм аны университетта уздырырга телибез.

– Беренче канал Сарытауда радикализм чәчәк ата дип белдергән иде. Моңа сезнең карашыгыз нинди?

– Безнең җирле хакимият белән аңлашылмаучанлык юк. Бу тапшырудан мөселманнар гына түгел, хакимият тә ризасызлыгын белдерде. Моны исламофоб көчләре таратты.

Габдулла Галиулла, Татарстанның элекке мөфтие:

Габдулла Галиулла
Габдулла Галиулла

– Мөселманнар өчен уртача ел булды. Бүгенге көндә икътисади яктан авырлыклар мөселманнарга да кагыла. Гади халыкка көнкүреш кирәк-яраклар кыйммәтләнде.

Болай яхшы якка килгәндә, бездә яңа мөфти эшли. Ул безгә күп файда китерде. Мин аның эшеннән канәгать.

Зөфәр Галиулла, Киров өлкәсе мөфтие:

– 2014 ел мөселманнар өчен әзрәк тыныбрак торды, чөнки Украина, Кырым мәсьәләләре белән безнең мөселманнарны бераз онытып тордылар. Террорист дигән сүз азрак булды. Олимпиадалар булмаса без тагын да күбрәк террорист була идек. Алга барыш булмады. Тагын китапларны тыя бардылар. Аннары яулык мәсьәләсенә бәйләнәләр.

Әкрен-әкрен исламга каршы сугыш бара. Ул сугышны Русия ачмады, аны чит илләр ачты, ләкин Русия шул сугышка башын илтеп тыкты. Бер дә кирәкле әйбер түгел иде. Елдан-ел шулай булачак. Аны пәйгамбәребез әйтеп калдырган: “Ахырзаманда ислам динен тоту шул кадәр авыр булачак, утлы күмер тоткан кебек”, дигән. Ләкин без сабыр.

Барысы да яхшы. Мөселманнарның күңелендә бернәрсә дә үзгәрмәде, бернәрсә дә кимемәде. Әле дә без шулай ук нык. Инде Иншаллаһ, бердәмлек булса, барысы да яхшы булыр. Мәчетләр салына, әмма ул бит әле күрсәткеч түгел. Татар халкына үзенең намазлыгын югалтмаска кирәк. Мәчетләр салып була ул.

Без Казанда Теплоконтроль якларында Калинин бистәсендә мәчет салырга җир сораган идек, рөхсәт итмәделәр. Кабан күле кырыенда бик җүнле урын булмаса да, шунда яшәгән халык үзебез чистартырбыз дигән иде. Имеш анда канализация үтә дигән сылтаулар таптылар. Бернинди канализация үтми дә инде. Рөхсәт бирмәделәр. Бәлкем мин сорагангадыр.

Мөфтиятттән кәгазь алып бардым, әмма хакимият рөхсәт бирмәде. Бездә бит инде йә технологически туры килми, йә тагын ничектер туры килми. Әллә нинди аклану чаралары табалар. Анда 90% татарлар яши һәм бер генә мәчет тә юк. Икенче урыннан сорарга исәп бар. Мәчетләргә караш шундый инде. Имеш мәчет булса терроризм үсә. Бернинди терроризм үсми, ә әхлаклылык үсә.

Первомайскида Архирей бакчасында татарларның бик матур урыны бар иде. Анда кабер ташлары да бар иде әле. Аларны юк итеп чиркәүгә әйләндереп баралар. Сүз дә юк, христиан дине һәрвакыт дәүләт дине булды һәм булачак. Ислам дине элек кыерсытылган иде, бүген инде әз-мәз түзәләр. Чөнки түзмичә хәлләре юк. Бернәрсә дә үзгәрмәде.

Зөфәр Галиулла
Зөфәр Галиулла

Менә мин бер көнне Кировта атакайлар белән утырганда матур гына толерантлык фәлән дип сөйләшәбез. Әйе, без бердә каршы түгел. Библияне дә таныйбыз, Гайсә галәйһисаләмне дә таныйбыз, христианнарны да таныйбыз, ләкин алар безнең ни Коръәнне, ни пәйгамбәрне танымый. Шул уен бүгенге көндә бара. Аны берни эшләтеп тә булмый. Ләкин бу дошманлыкка илтә торган әйбер түгел. Алар безне танымасыннар, без аларны таныйбыз. Исламның бөтен көче дә шунда.

Безнең нинди алга китеш бар: бик күп урыс кешеләре ислам динен кабул итә. Дошманның, шайтанның бөтен курыкканы бүгенге көндә шул. Әгәр урыс халкы ислам динен кабул итсә, Русия тезеннән торачак. Бүгенге көндә ул тезләнеп тора. Аны аракы, процентлар, акча белән тезләндерделәр. Иншаллаһ, ислам динен кабул итсәләр ул аякка торып басачак, аның бердәнбер юлы шул. Русияне башкача күтәреп булмый. Ләкин шайтан аңа каршы.

Кировта ислам динен кабул итүчеләр бик күп. Безгә каршы күпме көрәш алып барыла. 11 сентябрьне уйлап таптылар. Шулай ук биналар, йортларны шартлаттылар дип әйтәләр. Без беркайчан да беркайда да бернәрсә дә шартлатканыбыз, кеше үтергәнебез юк. Безгә яла якмасыннар.

Елга килгәндә, алга китеш була ала, артка китеш була ала, әмма син һәм Аллаһ Тәгалә һәрвакытта да күпчелек. Без бервакытта да системага каршы бармыйбыз. Ислам диненең бөтен көче шул каршы бармауда. Пәйгамбәребез дә системага каршы бармаган. Ул системаны тәрбияләгән. “Хизб ут – Тәхрир” дип, фәлән дип утырткан булалар. Андый әйберләр юк. Хәлифәт дип япкан булалар. Хәлифәт булсын иде әле, бик яхшы булыр иде. Хәлифәт сүзен гарәпчәдән тәрҗемә итсәң, ул берләшү дип тәрҗемә ителә. Әгәр Русияне федерация дисәк, ул хәлифәт дип тәрҗемә ителә. Менә шуңа бер адым алга, бер адым артка китеш бар һәм дөнья шулай бара инде.

Халык патшасыз яши ала, әмма халык имамнарсыз яши алмый. 1552 елны яулап алгач татарның патшасы да, ханы да, президенты да юк иде, ләкин безнең имамнарыбыз бар иде. Халкыбыз исән калды. Бүгенге көндә безнең патшаларыбыз да берәү, икәү, өчәү, алтау, шул ук вакытта халык телебезне югалта, бөтен әйберебезне югалтабыз. Бу да проблема.

Хәзер бит имамнарыбыз бар дип әйтерсез. Әйе бар, әмма элеккеге кебек түгел. Шиһаб Мәрҗәни кебек үз халкы өчен хезмәт итә торган имамнар кирәк. Батыршалар кирәк. Шул вакытта исән калырбыз.

Мансур Җәләлетдин, Казан мөхтәсибе:

Мансур Җәләлетдин
Мансур Җәләлетдин

– Гомумән мөселманнар өчен уңышлы ел дип әйтергә була. Мәчетләр ачылды, мөселман балалар бакчасы эшләп килә. Киләчәктә дә хәвеф-хәтәрсез яшәргә насыйп итсен. Елдан-ел мәчетләрдә уздырылучы ифтарлар арта, ураза тотучы кешеләр күбәя. Корбаннар да күп чалынды. Халык дингә омтыла.

Быел Казанда яңа мәчетләр ачылмады. Узган елны дүрт мәчет ачкан идек. Төзелеп килә торганнары бар.

Казан мәчетләренең барысын да бер төрле вәгазьләр укылачак дигән сүз булган иде. Чыннан да шулай укыламы?

– Хәзер Татарстан мәчетләре өчен вәгазьләр алдан әзерләнә. “Хозур” нәшрияты аны бастырып чыгара. Аны имамнар куллана, әмма үзләреннән дә өстиләр.

Теманы голәмә шурасы билгели. "Шура" журналында кварталга бер бөтен җомгалар өчен вәгазьләр инде бастырыла. Голәмә шурасы һәм казыят бик күп четереле мәсьәләләрне хәл итә.

Киләсе елны да Аллаһ хәвеф-хәтәрләдән сакласын, сугышлар булмасын. Дөньяда әллә нәрсәләр булып тора. Тынычлык булсын. Динара, милләтара сугышлар була күрмәсен дип догада торабыз.

Рәшидә абыстай Исхакова, Татарстанның элекке мөфтие Госман хәзрәт Исхакый әнисе:

– Минемчә уңышлы ел булды. Нәзарәтебез эшләп тора, президентыбыз хаҗга барып кайтты. Алардан бик канәгать. Мөселманнар тынычлыкта. Тынычлык бик кадерле нәрсә. Шуңа мин быел бик шөкер итәм.

"Рәшидә" дигән Коръән үзәгенең ачылуын көтәм. Хәзер анда җиһазлар алалар. Шунда миңа бер бүлмә бирәчәкләр. Инде февраль башларында ачылыр дип әйттеләр кебек.

Үземнең 122 бала-оныгым булды.

Әлбир Крганов, Чуашстан мөфтие:

– Минемчә, мөселман бу тормышта гел оптимист булырга тиеш. Аллаһыга шөкер дип яшәргә тиешле. Шуңа Аллаһыга шөкер бу елны да тынычлап үткәрә алдык дип әйтергә мөмкин. Шул ук вакытта ислам исеме белән бара торган төрле фетнәләр бар. Алар быел тагын да куерып китте. Ислам дөньясын тыныч дип булмый, шуңа мөселманнарның җаваплылыгы арта. Тынычлык булган саен мөселманнарның дәрәҗәсе арта бара. Исламны гел куркыныч итеп күрсәтергә тырышу бар бит.

Әлбир Крганов
Әлбир Крганов

Шуңа бу уеннарда мөселманнарны катнаштырып, төрле фиркаләргә, фикер аермалыгына тартып мөселманнарны ул яктан да каршы куярга тырышу барган вакытта, гомумән, бездәге мөселманнар бер-берсенә матур мөгамәләне саклап килә.

Уңышлардан: мәчетләр, мәдрәсәләр төзелү, кешеләрнең дингә якынаюы дәвам итү. Бигрәк дә үзебезнең милләттәшләребезнең дингә тартылуын күрүгә бик шатбыз. Татарстанда да яшьләр бигрәк тә җанланып китеп эшләгәннәрен күрәбез.

Мин хезмәт иткән Чуашстан, Мәскәүне алганда, Чуаш республикасында ниһаять Тукай авылындагы мәдрәсәбезне төзеп сафка бастырырга җыенабыз. Бу халыкның тырышлыгы ярдәмендә мөмкин булды. Аннары авыл-шәһәрләрдә мәчетләребез төзелеп бара. Шөмерледәге мәчеткә инде 20 ел, ул беренче вакытларда аз акчага гына төзелде, хәзер аны төзекләндерү эшләре алып барыла.

Казанда, Уфада Ислам университетлары имамнар өчен төрле семинарлар уздыра башладылар. Элек андый әйберләр әле юк иде. Хәзер кварталга бер тапкыр аларның гыйльми дәрәҗәсен күтәрү өчен семинарлар уза. Болар сөенеч.

Әлбәттә милли, дини аң арта бара. Совет заманында дингә каршы булган хәлләрне онытырга ярамый. Без яңадан асылыбызга кайтып киләбез. Башка милләтләргә дә Русиядә мөселманнар тулы хокуклы, алар гомергә монда булган дип үзебезне күрсәтә торган бер дәвердә яшибез. Бу юнәлештә дә мөселманнарның үз тоткан урыннары бар.

XS
SM
MD
LG