Accessibility links

"Ак Барс Аэро" очышларын туктатып тора


 "Ак Барс Аэро" CRJ-200 очкычы
"Ак Барс Аэро" CRJ-200 очкычы

"Ак Барс Аэро" һава юллары ширкәте очышларын туктатып тора. 2015 елның 1 гыйнварыннан төбәкара очышлар, 12 гыйнвардан барлык очышлар туктатыла.

Ширкәт җитәкчелеге бу карарны бөлгенлеккә төшү яки эшчәнлекне туктату белән бутамаска дип белдерде. Ширкәт күптән түгел очкычларны чит илдән валютага кредитка алган иде.

"Ак Барс Аэро"ның 15 Бомбардиер дип аталган CRJ-200, 15 Cessna Grand Caravan, ике Ту-154, ике Як-40, төрле маркадагы сигез бизнес авиация очкычы, Русиядә һәм чит илләрдә эшләнгән 12 боралагы бар. Ширкәт җитәкчелеге 2014 елның гыйнварында чит илләргә дә очышлар турында планнар корган иде.

XS
SM
MD
LG