Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:01

Фәлестингә багышланган резолюция БМО Иминлек шурасында хупланмады


БМОда Фәлестин вәкиле Рияд Мансур

БМОда Фәлестин вәкиле Рияд Мансур

Беркадәр гарәп дәүләтләренең Фәлестингә багышланган резолюциясе БМО Иминлек шурасында яклау тапмады. Бу резолюциядә ел эчендә фәлестиннәр һәм израильләр белән тынычлык килешүе төзү, 2017 ел ахырына фәләстин җирләрен басып алуны туктату турында язылган иде.

Иминлек шурасындагы 15 әгъза, шул исәптән, даими әгъза илләр Русия, Кытай һәм Франция резолюцияне хуплады, АКШ һәм Австралия каршы булды. Британия белән бергә биш ил бер якка да кушылмады.

БМОда АКШ вәкиле Саманта Пауэр Иминлек шурасына тәкъдим ителгән бу документ "Якын көнчыгышта тынычлыкка ирешүдә конструктив адымнарның берсе түгел" дип белдерде. Аның фикеренчә, резолюция бер як мәнфәгатьләрен генә кайгырта һәм Израиль иминлеген исәпкә алмый.

Израиль җитәкчелеге дә документны "абсурд" дип бәяләде. БМОда Фәлестин вәкиле Рияд Мансур бу хәлдән соң Иминлек шурасын "катып калу"да һәм эш итә алмауда гаепләде.

XS
SM
MD
LG