Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда "Хәләл Үзәк" эшли башлады


Чаллыдагы "Хәләл Үзәк"
Чаллыдагы "Хәләл Үзәк"

Чаллыда Татарстанда беренче "Хәләл Үзәк" эшли башлады. Ул Сөмбикә мәчете янына урнашкан. Бу хакта Татарстан диния идарәсе хәбәр итә.

Монда фермерлардан авыл хуҗалыгы тауарлары, киемнәр һәм китаплар сатып алырга мөмкин. Мәйданы 1000 кв.м булган "Хәләл Үзәк"тә бүген 70ләп эшмәкәр сәүдә итә.

Узган ел Казанның Иске татар бистәсендә "Бәхетле" хәләл кибете ачылган иде.

XS
SM
MD
LG