Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:48

Коррупция белгечләре Владимир Путинны Ел кешесе дип игълан итте


Русия президенты Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин

Коррупция һәм оешкан җинаятьчелекне тикшерүче халыкара порект Русия президенты Владимир Путинны 2014 ел кешесе дип игълан итте.

2006 елда оешкан әлеге оешма җинаять активлыгына иң күп ярдәм итүчеләрне ел саен билгеләп үтә.

"Путин Русияне акча юуда зур үзәккә әйләндерүдә, Кырымда һәм Донбасста һәм шулай ук Украинаның көнчыгышында оешкан җинаятьчеллеккә юл ачудагы эшләре өчен билгеләнә" дип белдерә проект белгечләре.

Бу оешма сайтына куелган хәбәрдә, Путин кулы астындагы хөкүмәт хакимияттәге коррупция турында сөйләгән мәгълумат чараларын һәм иҗтимагый төркемнәрне ябылырга мәҗбүр итә, һәм быел Русия хакимияте коррупцияне фаш иткән блоггер Алексей Навальныйны гаепләү карары чыгару белән төгәлләде, диелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG