Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:48

2014 ел йомгаклары: Удмуртия татарлары


Мәдәни мирасны саклау конференциясендә "Асылъяр" ансамбле чыгышы

Мәдәни мирасны саклау конференциясендә "Асылъяр" ансамбле чыгышы

2014 ел Удмуртия татарлары өчен мөһим вакыйгалар белән истә калачак. Гадәт буенча үтеп баручы елга нәтиҗәне Удмуртия татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова һәм Удмуртия Язучылар берлегенең татар авторлары бүлеге җитәкчесе Ринат Батталов ясады.

Үтеп баручы ел Удмуртия татарлары өчен төрле чаралар белән истә калачак. Удмуртия татар иҗтимагый үзәге Ижаудагы оешмасының 25 еллыгын, “Очрашу” радиожурналының эфирга чыга башлавына 25 еллыгын тантана итте. “Шатлык” ансамбле дә үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте. “Иман” татар яшьләре берлеге оешуына 20 ел, Удмуртия татарлары автономиясенә 10 ел тулды. Бу даталар республикада зурлап билгеләнеп үтелде, дип санап китте Удмуртия татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов.

Милли оешма җитәкчеләре Ринат Батталов (с), Фнүн Мирзаянов һәм Рәмзия Габбасова

Милли оешма җитәкчеләре Ринат Батталов (с), Фнүн Мирзаянов һәм Рәмзия Габбасова

“26 пленумда кабул иткән карарларны үтәп, ел башыннан ук күп мәдәни чаралар үткәрдек. Быел бигрәк тә районнарга, төбәкләргә барып, анда эшләрне киңәйтүгә юнәлттек. 12 район һәм шәһәрләрдә йөреп чыктык. Шулай ук аларны үзебезгә чакырып, берничә чарада катнаштырдык.

Шулар арасыннан әйтергә кирәк, “Йолдызлар яңгыры” дигән традициягә кергән матур чарабызны, аның елдан-ел абруе арта, катнашучылар арта. Безгә башка республикалардан да катнашучылар килә. Яшьләр арасында татар моңына мәхәббәт сүрелмәвен күреп сөенәбез.

Шул ук вакытта һәрбер төбәктә, бигрәк тә төньяк районында активлык көчәйде. Алар торган саен яңа ысуллар эзләп табарга тырышалар. “Татар кызы” конкурсы үткәрергә тырышалар.Төп оешма күрсәткәнне һәм финанс ярдәм көтмиләр, урыннардагы көчне мобилизацияләү процессы да бара”, диде Фнүн Мирзаянов.

Балалар чыгыш ясый

Балалар чыгыш ясый

Шул ук вакытта татарлар күмәк яшәгән кайбер районнарда милли тормышта активлык сүрелүен дә әйтте Фнүн Мирзаянов.

2014 елда балалар да игътибар үзәгендә булды. Ижау шәһәренең 6-нчы татар гимназиясе этно-мәдәни үзәге статусын алды. Быелгы уку елында гимназиядә тукталып калган мәдәни түгәрәге яңадан эшли башлады. Аны фольклор ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова җитәкләде.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе 116нчы балалар бакчасы нәниләренә, “Асылъяр” ансамбле сабыйларына милли киемнәр тегәргә ярдәм итте, 12нче мәктәпнең татар сыйныфына интерактив такта тапшырды.

Милли-мәдәни автономияне быелның җәендә генә “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова җитәкләде. Кыска гына вакыт эчендә Рәмзия Габбасова ике зур фәнни-гамәли конференция әзерләп үткәрде. Аның беренчесе - “Удмуртия татарлары – тарихы, гореф-гадәтләре һәм киләчәге”, икенчесе - “Удмуртия татарларының мәдәни мирасы” дигән темага багышланды.

Балезино районы Паюра авылыннан "Авылдашлар" фольклор коллективы

Балезино районы Паюра авылыннан "Авылдашлар" фольклор коллективы

“Бу җыеннар Удмуртия татарлары тарихына, беренчедән, фәнни караш, икенчедән, үткәннәрне барлап, киләчәккә планнар билгеләү булды”, диде автономия рәисе Рәмзия Габбасова.

“Конференциянең максаты – Удмуртия татарларының тормышына фәнни яктан карау. Бу киләчәкә планнар кору, алга таба эшләрне алып бару. Шушы конференцияләрне уздырганнан соң без үзебезнең кимчелекләрне күрдек. Алга таба планнар корганда нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңладык.

Беренче конференция вакытында тарихны барладык. Бу юнәлештә әле эшләрне алып баруын да аңладык. Күбрәк Балезино районында тарихны барлап нигезле эшләүче - Илмир Касимов. Башка төбәкләрдә игътибар җитми. Тарихны үткәннәргә борылып карап, әйберләр туплап, фондларны баету. Шушы конференциягә китаплар чыкты. Әмма китапларда гына тарихны теркәп бетереп булмый. Һәр төбәкнең тарихын барлау, гаиләләрнең шәҗәрәләрен белү – һәр кешенең эше.

Мәдәни мирасны саклауга багышланган конференциядә катнашучылар

Мәдәни мирасны саклауга багышланган конференциядә катнашучылар

Икенче конференция – бу безнең мәдәни байлыгыбызны барлауга әһәмият ителгән китап. Ул кулланма әсбап дияргә мөмкин. Кайбер төбәкләрдән язылган фольклор әсәрләре урын алды. Аларның чикләштерелү алымнары күрсәтелгән. Бу китапның файдасы күбрәк булыр дип ышанасы килә. Кулланма әсбап булачак. Нәтиҗәдә бу өлкәдә эш күп. Автономиягә дә эш җитәрлек, һәр төбәктәге милли оешмаларга эш җитәрлек.

Бүгенге көндә һәр төбәктә ансамбльләр бар. Бию-җырлауга әһәмият бирелә. Әмма алар бүген телевизордан нәрсә күрсәтәләр, шуны кабатлауга юнәлтелгән дияргә кирәк. Халык җырларына, авыз иҗатына, мөнәҗәтләргә игътибар юк. Шуларны барлап, әби-бабаларыбыздан калган мөнәҗәтләр, бәетләр – алар безнең байлыгыбыз, шуны саклауга көчләрен юнәлтсеннәр иде”, диде Рәмзия Габбасова.

ТИҮ 25 еллыгына багышлан кичәдә Кистем авыл клубы ансамбле чыгышы

ТИҮ 25 еллыгына багышлан кичәдә Кистем авыл клубы ансамбле чыгышы

Фәнни-гамәли конференцияләрне Татарстан мәдәният министрлыгы игълан иткән грантларда катнашып, җиңү яулау нәтиҗәсндә уздырырга мөмкин булды. Әзерләнү чорында күп кенә кимчелекләр дә ачылган. Республиканың төньяк төбәкләрендә татарлар тарихы белән кызыксынучы, аларны теркәп баручылар бар. Башка төбәкләрдә моңа игътибар җитми.

Конференциядәге чыгышларга нигезләнеп ике китап, фильмнар чыкты. Китаплар кулланма әсбәплар буларак бик файдалы булачак дигән фикердә Рәмзия Габбасова.

Ринат Батталов

Ринат Батталов

Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре арасында килешү төзүгә 2015 елда 10 ел тула. Әлеге түгәрәк датаны Казанда зурлап уздыру турында сөйләшүләр алып барыла.

Киләсе ел Әдәбият елы дип игълан ителде. Удмуртия Язучылар берлегенең татар бүлеге җитәкчесе Ринат Батталов сүзләренчә, бу уңайдан инде берничә чара билгеләнгән. Февральдә Воткинскида яшәп иҗат иткән шагыйрь Риза Шәфинең туган көненә багышланган әдәби кичә, Можгада - шагыйрь Илгиз Кадыровны искә алу. Шулай ук Удмуртия Язучылар берлегенә яшьләрне әзерләү дәвам ителә. Хәзер Татарстанда да яратып укылган китапларның авторы Гүзәл Исхакованы Язучылар берлегенә әзирлибез, диде Ринат Баттал.

"Яңарыш" газетасы

"Яңарыш" газетасы

Егет-кызларны иҗатка тарту максатыннан “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре даими эшли. Өченче ел рәттән газетада басылган балаларның иң уңышлы язмалары, рәсемнәре, шигырьләре “Алтын йомгак” дип аталган аерым китапчык булып басылып чыга. Рәмзия Габбасова сүзләренчә: “Яшь каләм ияләрен үстерү дигәндә “Яңарыш”ның “Алтын йомгак” битендә бастырылган язмалардан журнал әзерлибез. Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә чыгарылды өченче саны. Балалар өчен зур мәйданчык. Киләчәктә өметле балалар. Язмалары кызыклы. Өлкәннәр әйтә алмаган фикерләрне җиткерәләр. Образлы итеп язалар. Журналда булган балаларны күреп алып, шәхси эшләргә кирәк. Балезино, Юкамен балаларның каләмнәре өметле. Фикерләү сәләте, тел байлыгы сизелә. Бездәге Ижауда рус мохитендә үскән балалардан аерылып тора. Һәр башлангычта орлык-изюминка табарга мөмкин”, диде Рәмзия Габбасова.

Алда санап үткән 2014 елда башкарылган чараларның берничәсе генә. Әмма алар татарлар тормышына яңа сулыш биреп, киләсе елда тагын да уңышлы эшләр башкарырга этәргеч бирер дип ышанасы килә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG