Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:06

Чаллыдагы бердәнбер татар китапханәсен урыслаштырмакчылар


Чаллыдагы бердәнбер татар китапханәсе

Чаллыдагы бердәнбер татар китапханәсе

Чаллы шәһәренең хакимият бинасыннан ерак булмаган 14нче бистәдә моннан өч еллар чамасы элек татар китапханәсе ачылган иде. Шушы китапханәгә хәзер ел саен меңәрләгән урыс китапларын кайтарып, биредә булган татар китапларын шул рәвеш белән кысрыклап чыгаралар.

Сүз башында ук шул күренешне дә искәртергә кирәк, Чаллының үзәк китапханәсенә шалтыратып, биредә татар тормышына кагылышлы нинди чаралар узуы хакында кызыксынучылар шактый кыен хәлдә кала. Кызыксынып шалтыратучыга “хәзер, ике-өч минут кына көтегез яки биш-алты минуттан алар үзләре шалтыратырлар, телефоныгызны калдырыгыз”, дигән җавапны бирәләр. Без бу күренешкә беркадәр аптыраган идек. Белешә торгач, Татарстанның икенче каласы саналган Чаллының үзәк китапханәсендәге “Туган якны өйрәнү бүлеге” дип исем бирелгән бүлектә телефон да куелмаган булып чыкты. Шуңа үзәк китапханәгә яңа татар басмалары, буласы чаралар хакында белешергә теләгән халык башта урыс китапханәсенә шалтырата, аннан инде шундагы белгечләр зур уфтанулар белән татар китапханәчеләрен телефонга дәшәргә китә. Бу күренешне күз алдына китерү кыен түгелдер. Монысы үзәк китапханәдә булган чынбарлык иде.

Хәзер 14нче санлы татар китапханәсе хакында беркадәр сүзебезне дәвам итик. Шунысын да искәртик, үзәк китапханәдә дә, бердәнбер булган татар китапханәсендә дә ниндидер кимчелекләр хакында әйтергә атлыгып торучылар юк. Шәхсән мин, татар кешесе буларак, еллар дәвамында шушы китапханәләргә йөрим. Соңгы вакытларда шушы татар китапханәсе дип аталганында зур үзгәрешләр күрергә туры килә. Мондагы киштәләрдә урысча китаплар саны арта бара. Бирегә китаплар алырга килүчеләр арасында урысча гына сөйләшүчеләр арта. Шулай ук китап алырга килгән, үз телендә сөйләшергә теләгән татарлар урыслар алдында кыен хәлдә кала. Урыс барда авыз тутырып татарча сөйләшә алмау күптән инде мәгълүм. Менә шундый күзәтүләр ясаганнан соң без татар китапханәсендә китапханәче булып эшләүче Сөмбел Фәтхетдиновага берничә сорау бирдек.

– Сөмбел ханым, татар китапханәсенең бүгенге торышы, хәле хакында әйтеп китсәгез иде.

​– Чаллыда унтугыз китапханә бар. Шулардан безнеке генә татарныкы исәпләнә. Чаллыдагы китапханәләр челтәрендә 700 меңләп китап бар, шуның туксан тугыз мең чамасы гына татар телендәге китаплар. Ә бездәге китапларга килгәндә, 13 меңе татарча, 6 меңе урысча.

– Сезнең китапханәдә мин еш булам, китаплар алам. Ләкин соңгы вакытларда биредә урыс сөйләме, урыс рухы, урыс укучылары күбәя башлады кебек?

– Кайбер мисаллар китерәм. Әйтик, шушы татар китапханәсенә 2012 елда 662 татар, 404 данә урыс китабы кайтарылды. Инде 2013 елда безгә татарча 686, урысча 851 китап кайта. 2014 елны алыйк. Бу елда кайтарылган татар китаплары саны 503 кә калды, урысча кайтканнары 1243 кә җитте.

Бу саннардан күренә, безнең "Туган якны өйрәнү" дигән татар китапханәсе урыслаша бара. Моның сәбәпләрен җитәкчелектән сорарга кирәктер.

– Әлбәттә, бирегә татарча укучылар күбрәк килә, монда татар мохите булырга тиештер. Әмма шушында ук ике тел вәкилләре очрашырга мәҗбүр. Бу сездә кайбер проблемнар тудырмыймы?

–Урыс милләтеннән булган кешеләр “нигә сездә урысча китаплар аз?” дигән дәгъва белдерәләр. Аларның һәр сораган китапларын табып бирә алмыйбыз. Без "Туган якны өйрәнү" китапханәсе булгач, биредә татар тарихы, туган якка багышланган китаплар өстенлек итә. Алар шулай ук урыс телендә дә бар. Ләкин урыс милләтеннән булган кешеләрнең безгә килеп урысча гына китап сорауларын канәгатьләндерә алмыйбыз, бу уңайсызлыклар да тудыра. Шул рәвешле китапханәбез татар статусын югалта бара, бу хак. Без моңарчы укучылар белән дә, зурлар катнашындагы чараларны да татарча уздырдык. Гомум, күмәк китапханә ясау татар китапханәсен бетерүгә алып бара, дип саныйм.

– Бу хакта җитәкчелеккә аңлатырга да кирәк булгандыр инде?

Сөмбел Фәтхетдинова

Сөмбел Фәтхетдинова

– Әлеге күренеш, урыс китапханәсенә әйләнә баруыбыз хакында җитәкчелеккә җиткердек. Шәһәрдә урысча китаплар укырга теләүчеләр өчен бар шартлар, мөмкинлекләр тудырылган. Әйткәнемчә, 19 китапханәнең 18е урысныкы бит. Без – бердәнбер. Дөрес, үзәк китапханәдә, аннан 28нче бистәдәге китапханәдә татар бүлекләре бар. Ә күпчелек китапханәләр барыбер урысча әдәбият белән тулган.

– Сөмбел ханым, шушы бердәнбер татар китапханәсендә эш кәгазьләре, исәп-хисаплар нинди телдә языла?

–Соңгы елларда бездә эш кәгазьләрен, чаралар турындагы хисапларны урыс телендә язып бирүне таләп итәләр. Ниндидер чара уза, ул гадәттәгечә татарча үтә инде, шуны урысчага тәрҗемә иттерәләр. Татарстан мәдәният министрлыгы шулай таләп итә дигән сәбәп белән.

– Димәк, татарча язулар гына җитми, аларны урысчага әйләндерү тагын да вакыт, мәшәкатьләр таләп итә торгандыр?

– Ул тәрҗемәләр, урысчага яраклаштырулар бездән күп вакыт, көч сарыф итүне сорый. Бу бик уңайсыз. Алай гына да түгел, Татарстанда ике дәүләт теле булып, шуның берсен, татар телен саклый алмавыбызга бик нык борчылабыз. Ә туган телне саклау бүген аеруча мөһим.

Шушы әңгәмәдән соң без Чаллы китапханәләр челтәре мөдире Венера Гайнуллина белән дә элемтәгә керергә тырыштык. Телефон трубкасын сәркатип ханым алды. Ул нинди сораулар буласы белән кызыксынды. Сорауларны җиткергәч, мөдир ягыннан шалтыратып, аңлатмалар биреләчәген дә җиткерде сәркатип. Ләкин шалтырату булмады.

Чаллы янәшәсендәге Тукай районы китапханәләр челтәре хезмәткәрләре белән дә элемтәгә кердек, райондагы китапханәләрдән хисапны нинди телдә таләп итүләре белән кызыксындык. “Без китапханәчеләрдән хисап язуны катгый итеп куймыйбыз. Алар уздырган чаралары турында йә урысча, йә татарча язып бирә алалар. Нинди телдә язуны үзләре сайлый” дигән фикерне ишеттек.

Икетеллелек белән “Азатлык” кызыксынуын ишетепме, Тукай районы авылларыннан шалтыратулар булды. “Без татар авылы китапханәсе, ләкин хисапны урысча язуны сорыйлар”, диделәр. Шулай ук әлегә кайсы авылдан шалтырату булуын атамауны да үтенделәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG