Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән өлкәсе халыклары мәдәнияте турында китап чыкты


Вәлимә Ташкалова
Вәлимә Ташкалова

"Төмән өлкәсе халыкларының бәйрәм-йола мәдәнияте" китабының икенче томы чыгу уңаеннан өлкәнең берничә районында тәкъдим итү кичәләре үтте.

Китапның авторы – Төмән өлкәсе татар конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова күптән түгел Тубыл һәм Вагайда булып кайтты. Ул безгә яңа китабы һәм анда булган очрашулар турында сөйләде.

– Монографиянең беренче томы 2011 елда дөнья күргән иде. Ул тиз арада таралып бетте. Төмән өлкәсендә йөздән артык милләт вәкиле яши, алар турында әзерләнгән язмаларны бер генә китапка кертеп бетерү мөмкин түгел иде. Әле хәзер дә җыелган берничә бүлекне калдырырга туры килде. Тиздән өченче том да үз укучыларын табар дип ышанам, – дип сүз башлады Вәлимә Ташкалова. – Ә бу томдагы беренче бүлек мифологиядән башланды, калган бүлекләрдә фольклор, халык иҗаты төрләре һәм жанрлары, уеннар, ненец, Төньяк Кавказ, Дагыстан, кумык, чечен, ингуш, үзбәк, кыргыз, таҗик халыкларының бәйрәм-йолаларын керттем. Кумыкларның мәдәнияте себер татарларының мәдәнияте белән бик якын тоелды миңа һәм аларны аерым бүлек итеп куярга булдым.

Бу материаллар Төмән, Екатеринбур, Чиләбе китапханәләрендә эзләнү нәтиҗәсе. Тагын да дистәләгән еллар Төмән дәүләт мәдәният, сәнгать һәм социаль технологияләр академиясендә эшләгән елларымда туплаган хезмәтләрем дә ярдәмгә килделәр.

Тубыл һәм Вагайда бик җылы каршы алдылар. Күп сорауларга җавап бирдем. Әле эшлекле сөйләшү тәртибе турында чыгыш та ясадым. Яңа елдан соң Ялутор, Түбән Тәүде районнарында кичәләр үтәчәк.

Фәйзулла Камалов котлавын җиткерә
Фәйзулла Камалов котлавын җиткерә

Төмән татар мәдәният үзәгенә китап авторын бәйрәме белән котлап дуслары, хезмәттәшләре, туганнары һәм ул укыткан студентлар килгәннәр иде. Вәлимә Ташкалова халык иҗат йортында хезмәт иткәндә, аның җитәкчесе, остазы булган абруйлы зат Владимир Волчек беренче булып сүз алды.

“Энергиясе ташып торган япь-яшь, көләч йөзле кыз безгә эшкә килгәч, халыкның милли җәүһәрләрен яктыртуда аңа тиңнәр булмас, дип уйладым һәм ялгышмадым”, - диде ул. Вәлимә ханымның тырышлыгын, намуслы хезмәтен, эшләгән елларын искә алып, аның хакында бик күп җылы сүзләр әйтте. Җәмилә Рәхимова, Розалия Бакиева, Мөнирә Хөснетдинова үзләренең матур тавышлары белән китап авторына җырлар бүләк иттеләр.

Вәлимә Ташкаловага Җәмилә Рәхимова җыр бүләк итә
Вәлимә Ташкаловага Җәмилә Рәхимова җыр бүләк итә

Сәхнәдә экраннан Вәлимә ханымның бала чагын, әти-әнисен, туганнарын, үсмер елларын күрсәтеп тордылар. Кызның күңеле яшьтән ук рухи хәзинә белән баетылган, бала чактан ук хисчән, актив һәм тырыш булып үскәнлеге, туган җанлылыгы һәм башка күп сыйфатлары бу кичәдә тулысынча ачылды. Вәлимә Ташкалованы чираттагы кунаклар: филология фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, Төмән "Себер татарлары" татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Нәсия Уразова, Кырынкүл авылы мәктәбе директоры Алевтина Манкаева, Фәйзулла Камалов һәм башкалар колач җәеп тәбрикләп, китап авторын чәчәкләргә күмделәр һәм Мактау грамоталары тапшырдылар. Шулай ук Шыкча авылыннан “Шытыр-Шатыр” ансамбле һәм Тарман авылыннан килгән “Саз” ансамбле артистлары бу кичәдә чын күңелдән чыгыш ясадылар. Кая гына булмасын – эштә дә, юлда да үзләре белән янәшә йөргән остазларын котлап, рәхмәтле булуларын белдерделәр”, - дип сөйләде Төмәндәге кичәдә катнашкан Наилә Сафиуллина.

Монографиядә регионда яшәүче халыкларның көнкүреше, мәдәнияте, яшәү рәвеше чагылдырылган. Һәр этносның фольклорына, аның мифология чыганакларына, халык иҗаты жанрларын өйрәнүгә, аеруча себер татарлары традицияләренә, рус мәдәниятенә, Төмән өлкәсенең төньяк халыкларына Вәлимә Ташкалова зур игътибар бирә.

Ольга һәм Розалия Бакиевалар
Ольга һәм Розалия Бакиевалар

Автор монографияне этнография галимнәренең күп санлы тикшеренүләренә таянып эшли һәм шулай ук милли чараларда, бәйрәмнәрдә үзенең шәхсән күзәтүләре дә ярдәм итә.

“Фәнни хезмәт фән белән шөгыльләнүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, студентлар өчен бик кирәкле. Халыклар тормышы белән кызыксынучылар өчен дә әһәмиятле. Өлкәбездә себер татарлары фольклорын үстерү-саклауда да аның роле зур”, - диде рәссам һәм педагог Ольга Бакиева.

XS
SM
MD
LG