Accessibility links

Әрмәнстан Евразия икътисади берлегенә кушылды


2014 елның 29 маенда Русия, Беларус һәм Казакъстан җитәкчеләре Евразия икътисади берлеген төзү турындагы килешүгә кул куйды
2014 елның 29 маенда Русия, Беларус һәм Казакъстан җитәкчеләре Евразия икътисади берлеген төзү турындагы килешүгә кул куйды

Быелдан гамәлгә кергән Евразия икътисади берлегенә бүген рәсми төстә Әрмәнстан да кушылды. Берлек әгъзалары булган Русия, Беларус, Казакъстан һәм Әрмәнстанда тауар, хезмәт күрсәтү, акча һәм хезмәт көче йөреше бердәм кануннар нигезендә контроль ителәчәк.

Әрмәнстанның бу өч ил белән уртак чик буе булмаганга тауарларның чит дәүләтләр аша узуына аерым кагыйдәләр кабул ителгән. Таможня кагыйдәләре һәм берлек кануннарының җайга салынуы өчен сигез ел вакыт бүленгән. Русия җитәкчелегендәге бу берлеккә керүе сәбәпле Әрмәнстан үзенең Дөнья сәүдә оешмасындагы әгъзалык шартларын үзгәртергә тиеш булачак.

Евразия икътисади берлегенә май аенда Кыргызстан керер дип фаразлана. Соңырак Израил, Һиндстан, Төркия, Вьетнам һәм Үзбәкстанның да бу берлеккә керү теләге булуы билгеле. Берлекне оештыру кәгазьләрендә аның бары тик икътисади максатларда төзелүе, сәяси максаты булмавы әйтелгән.

2014 елның 29 маенда Русия, Беларус һәм Казакъстан җитәкчеләре Евразия икътисади берлеген төзү турындагы килешүгә кул куйды.

XS
SM
MD
LG