Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:20

Удмуртиянең Ижау шәһәрендә милли җанлы Шакировлар гаиләсе яши.

Балачакта алган белем ташка язган сүз белән бер дигән борынгы бабаларыбыз. Кечкенәдән милли хис, халкыбызга, телебезгә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Милләттәшләребез әлеге фикер белән килешә. Моны тормышка ашыру өчен кулларыннан килгәнчә тырыша да.

Рәхимҗан һәм Мәхтүмә Шакировлар Ижау шәһәренең бер читендә үз йортларында гомер итәләр. Гаилә корып, бергә яши башлауларына да инде ярты гасыр. Бүген алар тормышларыннан канәгать – ике уллары да инде үз гаиләләре белән яши, сөенечләре биш оныклары тәрбияле булып үсәләр. Үз өйләрендә тормышны алып бару өчен барлык шартлар да бар. Үз йортларында алар шәһәр фатирларындагы барлык уңайлыкларны булдырган. Газ кертелгән, салкын һәм кайнар су торбалардан ага.

Рәхимҗан һәм Мәхтүмә Шакировлар

Рәхимҗан һәм Мәхтүмә Шакировлар

Бүгенге матур тормыш аларга җиңел генә бирелмәгән. Шакировлар икесе дә Татарстанның Әгерҗе төбәгеннән. Күрше авылларда Рәхимҗан ага - Гали, Мәхтүмә апа - Кадыбашта ишле гаиләләрдә туып үскәннәр. Әмма югары сыйныфларда бер мәктәптә укыганнар. Рәхимҗан ага мәктәптән соң Ижауга бәхет эзләп килә. Һөнәр училищеда слесарь белгечлеген үзләштерә.

Рәхимҗан ага белән Мәхтүмә апаның яшь аралары алты ел. Әмма мәктәп елларында ук җитез кызга күзе төшкән егетнең. Армия хезмәтеннән соң, тагын Ижауга кайтып, эшкә урнашкач, Мәхтүмәсен эзләп авылга кайта. Матур итеп туйлар уздыралар. Инде илле елга якын бергә алар. Тәртипле, тырыш, эшчән, белемгә омтылган ике уллары – олы шатлыклары.

Илдар белән Илһам өйдә, әбиләре белән үсәләр. Ул елларда балалар бакчасына урыннар белән вазгыять бик аяныч хәлдә була. “Сезнең әбиегез бар”, дип әтисенең дә, әнисенең дә эш урыннарыннан улларына бакчага юлланма бирмиләр.

Шакировлар уллары һәм киленнәре белән

Шакировлар уллары һәм киленнәре белән

Малайлар әбисе тәрбиясендә үсәләр. Шуңа да алар икесе дә туган телендә иркен аралаша. Гаиләдә өлкән буын яшәгән очракта – балалар туган телен белеп үсә. Илдар белән Илһам да тәрбияле, иманлы, милли җанлы. Кешеләргә карата мәрхәмәтлек хисләре дә бик зур. Туган телебездә сөйләшергә, йолаларыбыз белән таныштырырга тырышалар өлкәннәр оныкларын. “Миллилек, халкыңа ихтирам гаиләдә булырга тиеш”, дигән фикердә Илдар.

Илдар да, Илһам да тормыш иптәшләре итеп татар кызларын сайлаганнар. “Безнең башка милләт кызы белән кушылу башыбызга да килмәде. Без татар егетләре, шуңа татар кызларын сайладык”, диде Илдар. Икесенең дә гаиләләре дус, тату. Өлкәннәр өчен улларының тормышы, аларның сабыйлары да әтиләре кебек тырыш булулары сөенеч өстенә сөенеч.

Шакировларның оныклары

Шакировларның оныклары

Уллары икесе дә табиблар. Бу һөнәрне сайлауга табиб туганнарының хезмәте, кешеләргә җылы карашы этәргеч биргән. Белем алып, кешеләргә сәләмәтлекләрен сакларга ярдәм итү – иң беренче максатлары егетләрнең. Икенчедән, әниләре Мәхтүмә апа мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамлаган. Табиб булырга хыялланган. Әмма ул елларда гаиләдәге авырлыклар Мәхтүмә апага хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәгән. Илдар спортчыларга ярдәм итә, Илһам шәһәр шифаханәсендә эшли. Ачык йөзле, ярдәмчел, үз эшен яратып башкара диләр аның турында.

Мактау кәгазенең тексты рус телендә

Мактау кәгазенең тексты рус телендә

Шакировлар кечкенәдән балаларын хезмәткә өйрәткәннәр. Мәктәптә дә бишлегә укып, өйдә дә өлкәннәргә хуҗалыкта ярдәм итеп үскән алар. Әти-әнисенең үрнәге дә көчле булган. Моңа дәлил хезмәтләре өчен күп санлы мактау грамоталары, рәхмәт хатлары. Грамоталар арасыннан Мәхтүмә ханыма мәктәптә тапшырылган рәхмәт хатлары да килеп чыкты. Илленче елларда татар авылында, татар мәктәбендә укучыларга рәхмәт хатлары рус телендә тутырылып бирелгән.

Кечкенәләр өлкәннәрдән калышмый

Кечкенәләр өлкәннәрдән калышмый

Бүген авылларда татар балаларының туган телендә аралашмавына нигез илленче елларда ук салынган булып чыкты. Ул елларда әле телевизион тапшыруларның да тәэсире бик зур булмаган, телевизорлар гаиләләрдә күпләп алтмышынчы еллар азагында гына күренә башлады. Бүген балалар телетапшырулар, фильмнар карый, интернетта утыра. Әмма нинди генә вазгыять булмасын, Шакировлар гаиләсендә милли җанлы балалар тәрбияләү көн үзәгендә торган.

Бүген авылларда мәктәпләрнең ябылуы да өлкән буынның җанын әрнетә. Әгерҗе районында оптимизация дип авылларда мәктәпләр ябыла. Бу хакта Азатлык та берничә хәбәр бирде. Мисал итеп Кырынды авылын китерергә мөмкин.

Рәхимҗан ага бал аерта

Рәхимҗан ага бал аерта

Шакировлар өлкән яшьтә булуларына карамастан кул кушырып утырмыйлар. Ун ел элек умартачылык белән шөгыльләнә башлаганнар. Хәзер бу эш белән олы уллары Илдар да кызыксына. Әтисе белгәнен улына җиткерә. Үз гаиләләрен, туганнарын хуш исле татлы ризык белән тулысынча тәэмин итәләр.

Гомумән, Шакировлар гаиләсендә барлык эшләрне киңәшләшеп алып баралар. Өлкән буын һәр эштә үрнәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG