Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:32

3 гыйнварда Чаллы һәм Алабуга татар милли хәрәкәте вәкилләре Рәфис Кашаповны азат итүне таләп итеп Җиңү паркының халык аз йөри торган бер почмагында пикет уздырды.

Пикетта шигарләр күтәреп торучылар саны егерме бишләп кеше булса, аларны яклап, фикердәш булып килүчеләр дә шул чама булгандыр. Шушы мәйданда күтәрелгән шигарләргә ризасызлык белдереп, тиз генә китү җаен караучылар да булды.

​Узып баручы урта яшьләрдәге бер ханым “Русия халыклар төрмәсе булды һәм шулай булып калачак ” дигән шигар белән танышкач: “Сез нәрсә, нинди төрмә, шушы Русиядә яшәп симереп беттегез бит инде”, дип фәлсәфи фикерләрен җиткерә башлаган иде. Ләкин аңа башлаган сүзләрен алга таба да дәвам итәргә ирек бирмәделәр, биредә җыелган халык дәррәү күтәрелеп аңа җавап сүзләре әйтә башлагач, ханым тиз-тиз генә барган юлын дәвам итү ягын карады.

Башка мондый әйткәләшүләр күзгә чалынмады. Бүтәннәр, шигарләрне укыгач, сүзсез генә китеп барды, кайберләре пикетчыларга кушылды. Шунысын да искәртик, пикет урыны итеп Җиңү паркының халык аз йөри торган бер почмагы бирелгән иде.

Пикет барышында татар милли хәрәкәте активисты Зиннур Әһлиуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Зиннур әфәнде, Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповның кулга алынуына бер атна вакыт узды. Шушы вакыт эчендә сездә нинди фикерләр туды?

Пикеттагы шигар

Пикеттагы шигар

​– Русиядә тоталитар режим көчәя. Кеше хокукларын аяк астына салып таптадылар инде. Империя үзенең мантыйкый юлыннан бара. Аның юлы – башка милләтләрне бетерү, урыслаштыру. Урыслаштыру белән риза булмаган халыкларны кырылу, төрмәләр көтә. Безне бетерү 500 елдан артык барды һәм барачак. Русия үзе беткәнче башка халыкларны бетерү дәвам итәчәк. Аның бар сәясәте шул. Ул хәтта үз туганы дип йөртелгән Украинадан Кырымны, Донбассны тартып алды һәм сугышны дәвам итә. Мин нәрсә дип уйлыйм, вакыт күрсәтер, Русия алып барган сәясәт бетәчәк, бу дәүләт мондый юл белән бара алмаячак. Кешелек дөньясы да бу хакта белә, шул кешелек доньясы аңа башка халыкларны яулап алмаска юл куймас дип уйлыйм.

– Русиядә 282нче маддә белән гаеп тагулар, хөкем итүләр торган саен популярлаша бара түгелме?

– Әлбәттә, менә Советлар берлеге заманында да кем совет хакимияте белән риза түгел, аңа каршылык күрсәтте, андыйларга 58нче маддә бар иде. Шул маддә белән гаепләп психушкаларга, төрмәләргә тыгалар иде.

Пикеттагы шигар

Пикеттагы шигар

Хәзер бу маддәне Русия җинаятьләр кодексында 282нче маддә белән алыштырдылар. Аны теләсә ничек итеп теләсә кайсы якка борырга мөмкин. Әгәр хакимияттәге берәү, кемне дә булса башка берәүне ошатмады икән, сәбәп табып аны төрмәгә тыга да куя. Бу очракта сәбәп булуы кирәк тә түгелдер, чөнки аны алар үзләре табалар.

​Дөресен әйткәндә, монда бернинди канун да эшләми. Өстә утырган режим тикшерү комитетына да, прокуратурага әмер генә биреп яталар. Ягъни, бездә теләсә кайчан алып китәргә мөмкиннәр, хокукый дәүләт юк.

Шушы каршылык чарасында үзара фикер алышулар да барды. Шундый сөйләшүләрдә Винер Гәрәев, мәсәлән, “Русия Украинада репетиция генә уздырды. Андый хәлләр әле башка илләрдә дә булачак, әшәкелек көтеләчәк. Илне саткан власовчыларны батырларга әйләндерделәр, менә аларның оныклары хәзер хакимияткә килде”, дигән фикерләрен ишеттерде.

Каршылык чарасында Алабуга вәкилләре дә катнашты.

Хокук органнары шигарләр белән таныша

Хокук органнары шигарләр белән таныша

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG