Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:13

Русия хакимиятләренең тыюы аркасында Кырымга кайта алмаган Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров яңа ел котлавын видеога яздырып интернетта урнаштырды.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров сигез минутлык чыгышында 2014 елда кырымтатар халкының тормышында булган мөһим выкыйгалар хакында сөйләп, киләчәккә өмет белән карарга, милләтне бәрдәм булырга чакырды.

"2014 елның башында без украиннар белән бергә Акмәчәттә, Киевта мәйданнарга чыгып ялганга, каракчылыкка, ришвәтчелеккә, золымга каршы тордык. Без милләтебезнең хакларын торгызу өчен, Украинаның демократик бер ил булуын теләп моннан алдан булган хакимияткә каршы чыктык. Нәтиҗәдә гаделлек җиңде. Мәйданнарда йөзләрчә кеше корбан китеп җиңүгә ирештеләр.

23-26 февраль көннерендә меңнәрчә кырымтатарлар Акмәчеттәге мәйданга чыгып, митинглар үткереп, Кырымда кырымтатарларның хаклары танылуына юллар ачтылар. Ләкин безнең өметләребез, эшләгәннәребез гамәлгә ашмады, чөнки Русия дәүлетенең җитәкчәләре Кырымны оккупацияләү хакында карар алганнар иде, Кырымга гаскәр кертеп Ватаныбызны басып алдылар.

Ул көннәрдә безнең хәлебез нәрсә булачагыны беркем белми иде. Урамнарда кораллы гаскәриләр, исерек бандитлар, казаклар. Украина гаскәрләре блокадада калып, үз вазифаларын үтәмәделәр. Мондый вазгыятьтә халкыбыз паникага орылмады. Милли мәҗлес әгъзалары, имамнарыбыз, укытучыларыбыз һәм журналистларыбыз бердәм булып эшләдәләр һәм басып алучыларның башка начар планнарына юл бирмәдәләр.

Ләкин кызганычка каршы һәммәсен коткарып калып булмады. Өч баланың этисе Решат Аметов беренче шәһитебез булды. Моннан тыш уннан артык яшь егетебез юкка чыкты. Кайберләрен үлгән рәвәштә таптык, кайберләренең кайда булуын бүген дә белмибез. Аларны исән-сау табарбыз дип өмет итәбез.

Узган ун ай шуны күрсәтте ки, дөнья Русиянең Кырымны басып алуын танымады һәм танымаячак. Йөздән артык ил Кырым яңадан Украина тәркибендә кайтсын өчен тиешле адымнар ясыйлар һәм ясаячаклар. Без, мөхтәрәм җәмәгать, никәдәр авыр вазгыятьтә булсак та, гаделлек юлыннан ераклашмыйк. Кырымтатар милләте хәзер яңадан бөтен дөньяга танылды һәм халыкара оешмалар хәзер безгә ярдәм итү өчен яңа форсатлар тудыралар.

Соңгы 23 ел дәвамында Кырымда булдыра алганнарыбызны берлегебез белән булдыра алдык. Сез беләсез, бу 23 ел дәвамында милләтәбезне орып егарга теләгәннәр аз булмады, әмма үз Корылтаен, Мәҗлесен торгызып, аның тирәсәндә тупланган милләтебез моңа юл бирмәде, хәзер дә безнең башыбызга килгән бу авырлыкларда милләтәбез өчен берлегебезне саклау тагын да мөһимдер. Шул сәбәптән бу берләкне саклау өчен Корылтай, Мәҗлес әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, тагын да эшчән булуларын сорыйм”, - диде Р. Чубаров.

Чубаров шулай ук якын вакытта булган бөтен мәсьәләләрне сөйләшеп, тиешле карарлар алу өчен Корылтай, Бөтендөнья кырымтатар конгрессын үткерергә мөмкинлек булачак дип белдерде.

"Әлбәттә мин бу чыгышымда кайбер буталып калган иптәшләрнең исемнәрен әйтмәм. Ләкин алар шуны белсеннәр, Кырымны басып алган бандитлар белән сәяси эшберлек булмас. Эшләгәннәре өчен үкенерләр, балаларының, оныкларының исемнәрен пычратырлар, ләкин инде кире кайта алмаслар.

Сайланган Мәҗлес әгъзаларының күпчелеге һәм мин үз эшчәнлегебезне дәвам итәбез. Кырымда калганнар андагы вазгыятькә күрә, без – Кырымның тышында булганнар –форсатлардан чыгып хәрәкәт итәбез. Безнең максатыбыз уртак – Кырым азат ителгәннән соң, үзебезнең җиребездә үз дәүләтебезне торгызачакбыз. Мин азат ителгәннән соң бу хыялыбыз тормышка ашачак, чөнки дөньяда безнең тарафдарларыбыз шактый артты. Имин булыгыз, хәрәкәтебезне дәвам итәчәкбез, тезләнмәячәкбез. Аллаһы тәгалә безнең халкыбызга үз җирендә хуҗа булырга ярдәмдә булачак", - диде Чубаров.

Котлавының соңгы минутын ул украин телендә дәвам итеп, кырымтатарлар белән күрше булып яшәгән украиннарны, урысларны, башка милләт вәкилләрен дә Яңа ел белән котлады.

Билгеле булганча, Рефат Чубаров хәзер Кырымга керә алмый, Русия хакимиятләре аңа Кырымга керүне биш елга тыйды. Кырымга керү шулай ук Мостафа Җәмилевкә, аның киңәшчесенә, гәиләсе Кырымда булган, Төркия ватандашы Исмет Юксельга да биш елга тыелды. Декабрь аенда Русия президенты Владимир Путин Төркиягә рәсми сәфәре вакытында Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашканда Чубаровны һәм Җәмилевне экстремистлар дип атаган, аларны Кырымга кертмәячәген белдергәне хакында матбугат чаралары язып чыккан иде.

Хәзерге вакытта Җәмилев һәм Чубаров Киевта калырга мәҗбүр. Украина президенты Петро Порошенко Украина Югары Радасы депутаты Мостафа Җәмилевне кырымтатарлар мәсьәләләре буенча вәкәләтле вәкиле итеп билгеләде. Үзенең Яңа ел котлавында Порошенко берничә җөмләсен кырымтатар телендә әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG