Accessibility links

ММЧ: Израил фәләстиннәргә акча күчерүне “туңдыра”


Израил хөкүмәте декабрьдә фәләстиннәргә түләү өчен җыелган салым акчаларын “туңдырырга” карар кылды. Бу Фәләстин автономиясенең Халыкара җинаять мәхкәмәсенә кушылырга җыенуы турындагы сүзләрдән соң җавап адым.

Әлеге мәгълүмат шимбә көнне Израил массакүлә мәгълүмат чараларына сылтама белән көнбатыш агентлыкларда чыкты. Монда сүз 127 миллион долларга тиң акча турында бара.

Израил һәм фәләстин арасындагы вакытлы килешү нигезендә, Израил ай саен фәләстиннәргә салымнан җыелган акчаларны күчерә. Әлеге акчалар фәләстин оешмаларын финанслауга һәм хезмәт хакларына тотыла.

БМОда Фәләстин илчесе Рияд Мансур җомга көнне автономиянең Халыкара җинаять мәхкәмәсенә кушылу нияте турындагы документларны оешмага тапшырды. Мансур сүзләренчә, бу Израил кылган дип шикләнелгән хәрби җинаятьләрне карауга юл ачачак.

Израил фәләстиннәр мәхкәмәгә әгъзалык турында гариза бирә калсалар җавап чаралар әзерләячәген әйтте. Фәләстин җитәкчелегенең карарын шулай ук Америка Кушма Штатлары да якламый.

XS
SM
MD
LG