Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина иминлек шурасы: Донбасска Русиядән сепаратистларга ярдәмчеләр килде


Украина көнчыгышына сепаратистларга Русиядән ярдәмчеләр килү дәвам итә. Бу хакта Украина иминлек һәм саклану шурасы вәкиле Андрей Лысенко белдерде. Аның сүзләренчә, “ДНР” һәм “ЛНР” вәкилләре шулай ук Донбасстагы сепаратистлар төркеме белән идарә итүче бердәм үзәк булдырырга тырыша.

Шимбә көнне шулай ук Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Бөекбритания премьер-министры Дэвид Кэмерон 7 гыйнварда Лондонда Донбасстагы низагны җайга салу турында сөйләшергә планлаштыруы турында билгеле булды.

Алдагы көнне Русия, Германия, Франция һәм Украина тышкы эшләр министрлары Украина көнчыгышындагы низагны җайлау турында телефон сөйләшүе уздырды. Шулай ук әлеге ил вәкилләре киләчәк сөйләшүләрне уздыру вакытлары турындда да фикер алышты. Атна башында Украина президенты Петр Порошенко Русия, Германия һәм Франция җитәкчеләре белән Астанада (Казакъстан) очрашу уздыру нияте турында сөйләшү булганын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG