Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанлылар ялларын шугалакларда үткәрә


Казанлылар ялларын шугалакларда үткәрә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:43 0:00

Казанлылар Яңа ел бәйрәмнәрен шугалакларда үткәрә

Декабрьнең соңгы көннәрендә ачылган Казан шугалаклары Яңа елның беренче сәгатеннән үк халыкның яраткан урынына әйләнде. Әмма алар бармак белән генә санарлык.

Азатлык хәбәрчесе бу көннәрдә Татарстан башкаласында бизәлгән Яңа ел чыршыларының берничәсенә сугылып, халык күп була торган ачык һавадагы карлы-бозлы мәйданчыкларда булды.

Яңа елга кергәндә үк интернетта, бигрәк тә "Бизнес Онлайн" электрон газетындагы укучылар фикерләрендә, шәһәрнең аз бизәлүе хакында язылган иде. Бу чыннан да дөрес булып чыкты, башкаланың үзәк урамнарында, берничә ял паркында, "Казан Арена" корылмасы, зур сәүдә-күңел ачу үзәкләре янында гына Яңа ел бизәлеше, йолдызлы чыршылар күренде.

Иске елны озатып Яңа елны каршылаганда казанлылар күбесе Казан Арена" корылмасы каршындагы “Нәфис” компаниясе булдырган “Халык шугалагы”на, “Әкият” курчак театры каршындагы “Боз шәһәрчеге”нә, Химиклар мәдәният сарае каршына, Камал театры янына ашыкты. Анда бару да җайлы, мәгълүмат чаралары аша да бу урыннар хакында еш әйтелде. Әлеге мәйданчыклар машинасы булмаганнар өчен дә, бушка ял итәргә яраткан кешеләр өчен уңайлы иде, үзең белән тимераяк, пластмас чана яки һава тутырылган тәгәрмәч аласың да рәхәтләнеп шуасың. “Халык шугалагы”нда тимераякта шуучылар җыелса, “Боз шәһәрчеге”ндә гаиләләр балаларын боз тауларында шудырып күңелләрен күрергә тырышты.

Ләкин Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә махсус әзерләнгән шугалаклар, чанада, тәгәрмәчтә шуарга таулар бармак белән генә санарлык иде – “Боз шәһәрчеге”, Химиклар мәдәният сарае яны, Урицкий паркы һәм тагын берничә урын. Бу миллионлаган халык яшәгән шәһәр өчен бик аз саналганга, казанлылар машиналары белән шәһәр читендәге тауларга чаңгы, чана шуарга агылды.

Гыйнварның беренче көннәреннән үк иң популяр урыннарның берсе булып – “Аккош күле” яны һәм “Тирән күл” таулары саналды. Иртәдән кичкә кадәр анда йөзләгән кеше ачык һавада кышкы уен төрләре белән мавыга. Чаңгылар, чаналар, шугычлар арендага да бирелә, сәгате – 200 сум. “Тирән күл”дә беркем дә махсус шугалаклар ясамаган, барсы да табигый, әмма халык анда бик теләп бара, төшке вакытларда машина куярга да урын калмый. Тауның үзендә исә кешеләр кырмыскалар кебек мәш килә.

XS
SM
MD
LG