Русиянең берничә шәһәрендә, шул санда Татарстанның Саба районында Яңа ел алдыннан гына ачылган боз шәһәрчекләре Русиянең сугышта җиңүенә багышлана. Бу вакыйга халыкта патриотизм тәрбияләү өчен ел буе кулланылачак. Екатеринбурдагы боз күргәзмәсе тулысынча Икенче дөнья сугышында җиңүгә багышлана. Балалар танклар, очкыч һәм "Катюша" шәкелендә ясалган таулардан шуа. "Каһарман-шәһәрләр" язылган 12 йолдыз урнаштырылган.
Татарстанның Саба авыл хуҗалыгы көллияте каршында боздан хәрби машиналар ясап куелган. "Җиңү паркы" дип аталган бу шәһәрчекне студентлар һәм укытучылар ике атна ясаган. Сабалар боздан мәңгелек утны да ясаган. Моның өчен көллият район хакимияте бүләгенә лаек булган.
Пермь сәнгатькәрләре боз шәһәрчеген быел Русиядә игълан ителгән "Әдәбият елына" багышлаган. Танылган әсәрләрнең юбилейларына багышланган боз сыннары арасында Лев Толстойның Кырым сугышы вакытында Акъяр өчен бәрелешләргә багышланган "Акъяр хикәяләре" ("Севастопольские рассказы") исемле әсәргә багышланганы да бар.