Accessibility links

Кайнар хәбәр

Доллар һәм еврога карата рубльның бәясе тагын төште


Яңа елда Мәскәү биржасында сәүдәнең беренче минутларында доллар өч рубльгә кыйммәтләнде һәм бер доллар 59 сумны тәшкил итте. Евро 70 сум тирәсе тора.

Рубльның үз кыйммәтен югалтуы дөнья базарында нефтькә бәя төшү чорына туры килә. Узган атнада нефть биш ел элек булган бәягә кадәр төште.

XS
SM
MD
LG