Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:43

Русиядә сак астында тотылучы Украина хәрбие Надежда Савченконы яклап бүген халыкара интернет-акция башлана. Аны башлаучылар Савченко турында язма, фото һәм видеоматериалларны төрле телләрдә #FreeSavchenko хештэгы белән урнаштыруны сорый.

Савченко үзенең сак астында тотылуына протест йөзеннән 22 көн элек ачлык башлаган иде. 22 декабрьдә Мәскәү мәхкәмәсе Савченконы азат итүне сораган мөрәҗәгатьне кире какты һәм аны 2015 елның 13 февраленә кадәр сак астында тоту карарын чыгарды. Әлеге карардан соң Савченко ачлык тотуын дәвам итәчәген һәм аны көчләп ашатырга тырышу җәзалау буларак бәяләнәчәген әйтте. Адвокатлар һәм Савченко туганнары аның сәламәтлеге өчен борчылу белдерә.

Савченко Донбасста ике Русия журналисты үлемендә катнашлыгы бар дип гаепләнә. Ул үзе гаепләүләрне кире кага. Элегрәк аның адвокатлары журналистларга ут ачылган вакытта инде Савченко сепаратистларда әсирлектә булганны дәлилләүче документлар тәкъдим иткән иде.

XS
SM
MD
LG