Accessibility links

Сәхих әл-Бохари җыентыгын тыю шикаяте Татарстан югары мәхкәмәсендә каралачак


19 гыйнварда Татарстан югары мәхкәмәсендә Сәхих әл-Бохари хәдисләр җыентыгын тыюны шикаять эше каралачак. Бу хакта livejournal битендә Равил Тугушев яза.

Әлеге 52нче җыентык Татарстанның Апас районы мәхкәмәсе тарафыннан экстремистик дип табылган иде.

Район прокуратурасы фикеренчә, анда бер диннең генә камил булуы турында бәян ителә. Прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галлиев билгеләвенчә, бу «милләт һәм динара дошманлык тудыра».

Сахих әл-Бохари төп алты хәдисләр җыентыгының берсе. Ул VIII гасырга карый. Владимир Нирши аны урыс теленә 2002-2003 елларда тәрҗемә иткән.

“Имам Бохари һәр мөселманның күңелендә хөрмәт уятучы исем. Ул иң бөек галимнәрнең берсе. Аның “Җами ас-Сахих» хәдисләр җыентыгыКоръәннән соң, Исламдагы икенче ышанычлы китап булып тора. Һәркем үз динен иң хакыйки дип саный, шуңа бу принциптан караганда сез барлык диннәр китапларын тыярга тиеш”, ди Русия мөфтиләр шурасы рәистәге Мөкаддәс Бибарсов.

XS
SM
MD
LG