Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:14

14-21 гыйнварда Мәскәүдәге Русия дәүләт академия Малый театрында (Ордынка сәхнәсендә), Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре узачак. Театрның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бу юлы гастрольләрдә күбрәк премьералар күрсәтеләчәк.

Камал театры Мәскәүгә сигез спектакль алып бара. Гастрольләр Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачылачак.

Шуннан соң камаллылар рәттән дүрт премьера тәкъдим итәчәк.

15 гыйнвар Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме...» спектакле, 16 гыйвар Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән Галиәсгар Камалның “Банкрот” спектакле, 17 гыйнвар Туфан Миңнуллинның танылган әсәре нигезендә балалар өчен әзерләнгән “Авыл эте Акбай” спектакле, шул ук көнне кич белән “Мәхәббәт FM”, 19 гыйнвар «Үлеп яратты” спектакле, 20 гыйнвар Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Әрем исе» спектакле булачак.

Гастрольләр 21 гыйнварда 24 ел буена сәхнәдән төшмәгән Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” белән тәмамланачак.

XS
SM
MD
LG