Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный өй сагы тәртибен үтәүдән баш тартты


Оппозициядәге сәясәтче Алексей Навальный өй сагы режимын үтәүдән баш тартты. Үл бу хакта үз блогында яза. Аның сүзләренчә, Русия җинаять-процессуаль кодексы нигезендә, мәхкәмә хөкем чыгару һәм ул иректән мәхрүм итү белән бәйле булмау сәбәпле, өй сагында калу аңа карата кулланыла алмый.

Биш көн дәверендә бирелергә тиеш булган мәхкәмә карары копиясен Навальный әлегә кадәр алмаган. Шул сәбәпле, аның адвокатла карарны шикаять итә алмый.

30 декабрь көнне "Ив Роше" ширкәтендәге урлашулар нигезендә Алексей Навальный 500 мең сум штраф һәм өч ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителде. Аның туганы Олег Навальный шундый ук штраф һәм өч ел ярым төрмәгә хөкем ителде.

XS
SM
MD
LG