Accessibility links

Кайнар хәбәр

HRW: Киев корбаннар санын киметү өчен бар тырышлыкны куярга тиеш


Human Rights Watch Халыкара хокук яклау оешмасы Германиягә Киевтан Украина көнчыгышында тыныч халык арасында корбаннар санын киметү өчен барлык чараларны күрүне сорарга чакырды.

«Украина ягыннан сугыш алып бару кануннарын үтәү һәм тыныч халыкны саклау өчен Украинаның иң мөһим беректәшенең берсе буларак Германия дә җаваплылык тота» диде сишәмбе көнне оешманың Европа һәм Үзәк Азия өлеше җитәкчесе урынбасары Рейчел Денбер.

Әлеге белдерү Берлинда Германия канцлеры Ангела Меркельның Украина премьер-министры Арсений Яценюк белән 8 гыйнварга билгеләнгән очрашуы алдыннан ясалды.

Хокук яклаучылар тыныч халык яшәгән урында тәлгәшле бомба һәм «Град» кебек куркыныч коралларны кулланмау өчен Германия басым ясарга тиеш дип саный.

Элегрәк HRW үз хисапларында куркыныч коралларның сепаратистлар һәм Русия тарафыннан кулланылуын әйткән иде.

XS
SM
MD
LG