Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның өй сагы тәртибен бозу шикаятен мәхкәмә кире какты


Мәскәүнең Замоскворецкий мәхкәмәсе Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенә оппозиционер Алексей Навальныйның өй сагын үтәмәү турындагы шикаятен кире кайтарды. Мәхкәмәнең матбугат сәркатибе хәбәр итүенчә, җинаять-процессуаль кодекс тәртибендә хөкем карары чыгарылганнан соң, мондый карарларны карау күздә тотылмый.

Навальный дүшәмбе көнне өй сагында тотылу тәртибен үтәүдән баш тартып электрон беләзекне кискәннән соң, җәзаларны үтәү федераль хезмәте аны мәхкәмәгә шикаять итте.

Навальный Русия җинаять-процессуаль кодексы нигезендә, мәхкәмә хөкем чыгару һәм ул иректән мәхрүм итү белән бәйле булмау сәбәпле, өй сагында калу аңа карата кулланыла алмый.

XS
SM
MD
LG