Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия патриотлары өчен бәйрәм – чит ил


Дубайда Яңа ел бәйрәме. Рөстәм Миңнеханов фотосы
Дубайда Яңа ел бәйрәме. Рөстәм Миңнеханов фотосы

Русия халкына чит илләр бозыклык оясы, дошман итеп сурәтләнгәндә илнең патриотлары саналган күп кенә җитәкчеләр Яңа елны Русиядән читтә, җылы диңгез буенда, Европада каршылады.

Ел ахырында рубльнең бәясе кисәк түбән тәгәрәү, Русиядә кризис башлану сәбәпле быел күп кенә русиялеләр Яңа ел бәйрәменә чит илгә барудан баш тартырга мәҗбүр булды. Русиянең Украинадагы гамәлләренә халыкара җәмәгатьчелекнең ризасызлыгы, финанс чикләүләре башлангач, җитәкчелек илнең дошман чолганышында булуын белдереп күп кенә дәүләт хезмәткәрләренә, бигрәк тә көч структураларында эшләүчеләргә читкә йөрүне тыйды. Телевидение чит илләрдәге бозыклыклар, Русиядә ял итүнең күпкә яхшырак булуы турында көне-төне сөйләп тора.

Русия гаскәрләре Кырымны басып алганда анда биш мәртәбә барган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та быел Яңа елны Кырымда түгел, башка бер диңгез буена барып бәйрәм итте. Миңнеханов Instagram-га Дубайда Яңа ел бәйрәме көннәрендә төшерелгән дистәдән артык фотосын чыгарды.

Коментарларда Татарстан президентының бәйрәмне илдән читтә уздыруына гаҗәпләнү белдерүчеләр дә, тәнкыйтькә каршы чыгып җитәкчене яклаучылар да күп.

Бу фотоларны караган берәү "Нигә соң, алайса, няш-мяш Крым наш??? Ял итәргә Кырымга барырга, сары Калинада йөрергә... патриотизм!!!" дип яза. Икенче берәү болай язучыларны "Ачу һәм көнчелексез яшәргә, рәнҗеш өчен сәбәп эзләмәскә тырышыгыз. Шатлык өчен, болай гына елмаегыз. Елмаю беркемгә дә зыян китерми", дип тынычландырырга тели.

Президент Instagram-ында көнләшүчеләрнең берсе нефть чыгаручы Гарәп әмирлекләрен Русия белән чагыштырып "Аларда бензин дүрт мәртәбә арзанрак" дип рәнҗеш белдерә. Икенче берсе "бездә дә ике мәртәбә арзанрак була алыр иде", дип дәүләтнең халыкны кайгыртмавы, бәяләр, хезмәт хаклары турында сүзләргә этәргеч бирә.

Бу бәхәстә катнашучыларның берсе Миңнехановның Кырымда ял итмәвенә гаҗәпләнү белдереп акчаларның тагын читкә китүенә игътибар юнәлтә. "Мин һәм минем гаиләм чит илдә ял итәчәкбез, акчаны долларда саклаячакбыз һәм алман машиналары сатып алачакбыз! Ә сезнең патриотизм турындагы сүзләрегезне косу рефлексын саклау өчен генә тыңлаячакбыз", дип яза.

Телевидение аша армый-талмый Русия халкында патриотизм тәрбияләүче Владимир Соловьев та Яңа елны Дубайда бәйрәм иткән.

Владимир Соловьев Яңа елны Дубайда бәйрәм иткән
Владимир Соловьев Яңа елны Дубайда бәйрәм иткән

Пальмалар белән фотога төшкән Соловьев Instagram-га чыгарган фотосы астына: "Мин беренче гыйнварда ун чакрым йөгердем", дип язган. Соңрак аның кайда йөгерүе турында сорауга гына ул үзенең Дубайда булганлыгын язган.

LiveJournal-da Кырым аннексиясен мактаучы, Русияне дөрес итеп яратырга, илне урап алган дошманнарга каршы көрәшергә өйрәтүче, Кремльнең яшьләргә сәяси юнәлеш бирүче Наши кебек оешмалары җитәкчелегендә булган Кристина Потупчик Яңа ел бәйрәмендә Таиландка өстенлек биргән.

Кристина Потупчик Таиландта бәйрәм итә
Кристина Потупчик Таиландта бәйрәм итә

Instagram-да Потупчикның Таиландта бәйрәм итеп йөрүен караганнар Кырым шул кадәр үзгәргән икән, дип шаярта.

Күпләргә Беренче каналның кичке хәбәрләре аша таныш Дмитрий Борисов та декабрь ахырында Таиландның Самуи утравына юнәлгән.

Дмитрий Борисов Таиландның Самуи утравында
Дмитрий Борисов Таиландның Самуи утравында

Дмитрийның җанатарлары аның соры һәм пычрак Мәскәүгә әйбәтләп ял итеп, яхшы тәэсирләр туплап кайтуын тели.

LifeNews хуҗасы Арам Габрелянов Русиядә рубль бәясе төшү сәбәпле икә мәртәбә диярлек кыйбатрак бәягә сатып алган евроларын телевидениедә төп дошманнарның берсе дип күрсәтелгән французларга илтеп бирергә булган. Франция Русиягә каршы чикләүләрдә дә катнаша, Мистраль хәрби корабларын Мәскәүгә бирүдән дә баш тарта. Шуңа да карамастан, Габрелянов Яңа елны Русиядә бозыклык ояларының берсе дип сурәтләнгән Франция башкаласы Парижда каршылаган.

Арам Габрелянов (с) Эйфел манарасы янында Яңа ел каршылый
Арам Габрелянов (с) Эйфел манарасы янында Яңа ел каршылый

Шунда ук Габреляновтан "Сезне черегән гейропага барырга ничек мәҗбүр иттеләр?" дип сорыйлар.

Орел өлкәсенең губернатор урынбасары Александр Рявкин Яңа елны Чехиягә барып бәйрәм иткән.

Алексей Рявкин Карловы Варыда затлы ризык янында затлы шәраб белән
Алексей Рявкин Карловы Варыда затлы ризык янында затлы шәраб белән

"Яңа елны, гадәттәгечә, Гранд Пуппта бәйрәм иттек. Ни дисәң дә, бу, һичшиксез, Карловы Варыдагы иң яхшы ресторан. Өч йөз еллык тарихы, традицияләре һәм абруе булган мондый урыннар сирәк очрый. Мондагы фуа-гра искиткеч, әлбәттә!", дип язган иде Рявкин үзенең Facebookтагы әлеге фотолары янына. Әмма җәмәгатьчелек аны патриот булмауда гаепли башлагач, ул тиз генә бу фотоларны алып атты.

XS
SM
MD
LG