Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:23

Русиядә мигрантлар килүнең гомум саны кимүгә карамастан, Украина һәм Молдова ватандашларының килүе арткан.

«Интерфакс»ка Федераль миграция хезмәте башлыгы Константин Ромодановский белдерүенчә, узган ел башы белән чагыштырганда быел Русиягә килүче мигрантлар саны 70% кимегән. Аның сүзләренчә, Кыргызстаннан тыш, башка Үзәк Азия илләреннән килүчеләр саны азайган. Шул ук вакытта Русиягә Кытай, Кореядан килүчеләр саны шактый арткан.

«Эхо Москвы»га мигрантлар федерациясендә белдерүләренчә, килүчеләрнең саны азаюы мигрантларның урыс теле, Русия тарихы һәм төп кануннар нигезендә имтихан биреп кенә эшкә рөхсәт кәгазе алу мөмкинлегенә бәйле.

XS
SM
MD
LG