Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:10

Кырымтатарлар Казанда укуда. Милләткә хезмәттәме?


Кырымнар Казанның икътисад, идарә һәм хокук институтында

Кырымнар Казанның икътисад, идарә һәм хокук институтында

Кырымнан килгән 50 егет һәм кыз 5 гыйнварда Казанның икътисад, идарә һәм хокук институтында укуларын башлап җибәрде.

Казанга килгән кырымнар ике төркемнән тора. 25 кеше бакалавр дәрәҗәсен алу өчен ике ярым ел, тагын шуның кадәр үк кеше магистр дәрәҗәсе алу өчен өч ел укырга ниятли. Кырымнарның күпчелеге муниципаль, җөмһүрият органнары вәкилләре һәм шулай ук кырымтатар иҗтимагый оешмаларыннан да бар. Аларның зур күпчелеге кырымтатарлар һәм 15ләбе шәһәр һәм район хакимиятләре урынбасарлары, хокук белгечләре, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, дип белдерде Азатлыкка Татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ренат Вәлиуллин. Аның фикеренчә, укырга килгәннәрне үз милләтенә булышасы килү берләштерә.

Ренат Вәлиуллин

Ренат Вәлиуллин

"Бүгенге шактый четерекле вазгыять аларны бер халәткә кертте ки, алларына бу хәлдә без ни эшләргә тиеш соң дигән сорау куйды. Аларның төп максатлары – ничек кенә булмасын, милләтләренә хезмәт итү һәм ничек булса да милләтне саклап калу. Алар Кырымдагы төрле оешмалар арасында гадел көндәшлекнең булуын хуплыйлар. Кырымда "Милли мәҗлес"тән кала тагын берничә оешма барлыкка килде һәм алар арасында да ниндидер каршылыклар да килеп чыга башлады. Ни генә булмасын, Казанга укырга килгәннәр – креатив яшьләр һәм милләтнең киләчәге буласы кешеләр. Миләтнең үсеше өчен акыллы, белемле һәм иң мөһиме – ни теләгәннәрен аңлаучы яшьләр кирәк. Киләчәктә республикада милли юнәлештәге төп урыннарны менә шушы егетләр һәм кызлар алып торачаклар дип уйлыйбыз без", ди Вәлиуллин.

Русиянең Кырымны аннексияли башлавына һәм шул вакытта кырымтатарларның бу хәлгә әледән-әле протест белдереп үзләренең һәм украин әләмнәре белән урамнарга чыгуларына ун ай чамасы гына вакыт узды. Узган елның май аенда лидерлары Мостафа Җәмилевне Кырымга кертмәү, аннан соң Мәҗлес эшчәнлегенә киртәләр кую, җитәкчеләрен шулай ук ярымутрауга кереп үз халкы белән аралашудан мәхрүм итү, ватаннарыннан сөрелгән көннәрен дә, башка милли бәйрәмнәрне дә үткәрттермәү – болар барсы да, мөгаен, халык күңелендәдер. Үзе дә бүген бигрәк тә миллилекне саклаганда, ана телен укытканда Мәскәү ни әйтер икән дип аның күзенә карап торган, Русия кануннары белән яшәгән Татарстанга кырымтатарларны китереп укыту ​– аларның миләрен юу дип бәяләнмәсме?

"Бүгенге вазгыятьне кырымтатарлар хәзер үзләре дә бик яхшы аңлый. Мостафа Җәмилевнең һәм Рефат Чубаровның соңгы сүзләрендә дә үткәнгә кире кайтуның, бүгенге үзгәрешләргә ниндидер киртә салырга тырышуның нәтиҗәсез булачагы турында сизелә. Шулай ук үткәнгә кире кайтуның акылсызлык һәм кирәкмәгән эш икәнлеген андагы бөтен халык та аңлый. Кырым белән безнең (Татарстанның) эшчәнлегебез һәм алар белән тыныч диалогны төзергә тырышуыбызны тәнкыйтьләргә омтылучылар да күп булды. Ул вакытларда (Русия Кырымны кушканда) мин анда идем һәм Кырым кайнап төргән бер мичкә рәвешенә килә ала иде. Бүгенгә килсәк, кырымтатарлар хәзерге шартларда үзләренең үсешләре өчен эшләргә кирәклекне төшенәләр. Моннан (Кырымга) бер кая да китәргә җыенмыйбыз һәм лаеклы итеп яшәү өчен кулыбыздан килгән кадәр эшләрбез дигән уйда", ди Вәлиуллин.

Ул кырымтатарларга булышуны Татарстанның миссиясе һәм ике халыкны якынайту дип тә атый. Кырымнарны Татарстанга икенче югары белем алырга китерүне аның теләге белән тормышка ашкан проект дип тә атарга була. Ренат әфәнде Кырымда булган вакытта аңа кырымтатарлар белгечләрне Казанда укытып булмас микән дип теләк белдергән һәм бу башлангычны Татарстан җитәкчелеге хуплаган. Кайда укытабыз соң дигән сорау килеп тугач, Вәлиуллин дүрт югары уку йортының програмнарын карап чыга. Шушы дүрт арасыннан Казандагы икътисад, идарә һәм хокук институты сайлана. Институт вәкилләре 9 октябрьдә Акмәчеттә кабул итү тестлары үткәреп кайтты. Алушта, Бакчасарай, Акмәчет һәм башка шәһәрләрдән икенче югары белем алырга теләгән 35 яшькә кадәр булган егет һәм кыз сайлап алына.

Вәлиуллин сүзләренчә, Татарстан Русиянең бер төбәге булса да, хөкүмәт идарәсендә һәм икътисадта да үзенчәлекләре бар. Студентлар Казанда укыган вакытта бу үзгәлекләр белән дә танышачаклар. Казан һәм башка шәһәр, районнарның хакимиятләрендә, хөкүмәт оешмаларында, министрлыкларда булачаклар. Әлегеләр белән бергә татар милли мәдәнияте белән таныштыру да каралган. Дәресләрдән соң төрле музейларга, театрларга һәм спорт ярышларына барачаклар. Студентларны Казанга килгәч тә Шәһри Болгарга алып барганнар.

"Аларның күбесе Казанны беренче тапкыр күрде һәм гаҗәпкә калуларын яшермәде. Күбесе, әйтүләренә караганда, бик күп илләрдә булган һәм Казан тәртип, матурлык ягыннан да күркәмрәк күренде дип сөйләде", ди Вәлиуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG