Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:25

Парижда сатира журналына һөҗүмдә унике кеше һәлак булган [ВИДЕО]


Чәршәмбе Парижда Charlie Hebdo исемле сатира журналы урнашкан бинада атышулар турында хәбәрләр килде. Һөҗүмдә 12 кешенең үлеме һәм 10 кешенең яралануы турында хәбәр ителә. France Info радиосы хәбәр итүенчә, бу мәгълүматны полиция раслаган.

Шаһитләр сүзләренчә, редакция бинасына кара башлыктан Калашников автоматы белән коралланган берничә ир кеше кергән һәм берничә минуттан атышлар тавышы ишетелгән, бинадан кешеләр йөгереп чыккан.

France 24 каналы күрсәткән, һәвәскәр төшергән дип саналган видеода ике кешенең бер полиция хезмәткәренә атканнары күренә.

Һөҗүм булган урынга Франция президенты Франсуа Олланд килде. Ул бу хәлне терракт буларак бәяләгән.

Элегрәк бу басманың Мөхәммәд пәйгамбәрне мыскыл иткән рәсемнәрне бастырганы бар. 2011 елның ноябрендә журнал тышлыгында Мөхәммәт пәйгамбәр карикатурасын бастырылганнан соң, редакциягә яндыргыч ташлаганнар иде.

Узган ел журнал Мөхәммәд пәйгамбәр турында комикс китабын чыгарды.

XS
SM
MD
LG