Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан керәшеннәре Раштуаны бәйрәм итә


Казан керәшеннәре татарча Раштуага җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:50 0:00

Раштуа вәгазен татарча тыңларга теләгән Казан керәшеннәре 6 гыйнвар кичендә Тихвин чиркәвенә җыелды һәм шунда миссионер Ильминскины изгеләштерергә килеште.

Быелгы бәйрәм кичәсенә 300-400 ләп кеше җыелган иде. Бәйрәм алды укуларына кичке унбердә җыела башладылар. Келәү иртәнге өчкә кадәр дәвам итте. Килүчеләр арасында гаиләле кешеләр, балалар, заманча киенгән яшьләр төркемнәре дә бар иде. Чиркәүгә даими йөрүчеләр сүзләренчә, зәмһәрир салкынга карамастан, быелгы бәйрәмгә аеруча күп кеше килгән. Чиркәүне кич буе полициянең биш хезмәткәре саклады.

Протоиерей Павел атакай Павлов бәйрәм укуларын гадәттәгечә татарча алып барды, яшь хатыннар догаларын җырлап, сузып тордылар. Аларның аһәңе чиркәүгә бәйрәм төсен биреп торды.

Ахырда Павел атакай Патриарх Кирилл һәм Казандагы православларның башлыгы Анастасийның озын бәйрәм мөрәҗәгатьләрен сүзгә сүз укып бирде. Бу бәйрәм кичәсенең бердәнбер урыс телендәге өлеше булды.

Аннан соң Павел атакай халыкны 7 гыйнвар кичендә керәшен хәрәкәтенең идеологы саналган Николай Ильминский рухына багышлап мөрәсим укуларын үткәрергә чакырды. Аның әйтүенә караганда, патриарх Кирилл Ильминскийны изгеләр ретәнә кертү өчен материал тупларга боерык биргән, шуңа Павел атакай керәшеннәрне дә бу эштә актив катнашырга, үз материалларын туплап китерергә чакырды.

XS
SM
MD
LG