Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:54

Казанның Тихвин чиркәвенә Раштуа келәвенә килгән шагыйрә Луиза Янсуар татар ата-аналарының балаларын үз куллары белән урыс мохитенә тапшыруларына борчылуы белән уртаклашты.

Казанның Иске татар бистәсендә урнашкан Тихвин чиркәвен татар яшьләре элекке елларда да үз итә иде. Кемдер бирегә гыйбәдәт кылырга, башкалар татар телендә келәү тыңларга, керәшеннәрнең үз гореф-гадәтләрен шул кадәр яхшы саклавын күрергә дип килә. Шагыйрә Луиза Янсуарны зур купшы чиркәүләр кызыксындырмый, аны Тихвин чиркәвенә "туганлык төшенчәсе" җәлеп итә. Еллар узу белән яшь шагыйрәнең күңелендә Раштуаның мәгънәсе үзгәргән.

Луиза Янсуар

Луиза Янсуар

"Яшь чакта бәйрәм генә иде ул минем өчен. Хәзер бәләкәч Иисусның дөньяга килүе һәм безнең Олы көнгә (Пасха) кадәр коткарылачагыбызга бер билге дип күрәм. Хәзер инде мин аны ничектер купшы бәйрәм итеп түгел, ә әниләрчә, хәтта физиологик мәгънәдә күрәм. Хатын-кыз буларак моңа яшь белән киләсеңдер."

Русиядә хәзер башка милләтләрне һәм диннәрне кимсетү хисабына урыс үзаңы күтәрелгән чор. Бу эшнең зур өлешен православ чиркәве башкара. Дин дәүләттән аерылган Русиядә 2013 елда илнең милли һәм мәдәни үзенчәлеге нигезендә православ дине торуы турындагы идеяне Конституциянең кереш өлешенә язылу омтылышы да булган иде. Болар барысы да өстән төшерелә, әмма кешенең үз иманы һәм тәрбиясе булырга тиеш дип саный "Ялкын" журналының әдәби мөхаррире Луиза Янсуар.

"Мәскәүдән вертикаль буенча әйберләр төшерелә, кире какмас идем. Дәүләт эчендә яшәгәч кануннарга буйсынырга кирәк инде. Әмма тәрбия мәсьәләсе бар бит. Без "Ялкын" журналы белән мәктәпләргә йөрибез. Кайберләрендә татар теле һәм әдәбият укытучыларыннан бик аянычлы сүзләр ишетеп кайткан чакларыбыз була. "Нигә журналыгызны урысча чыгара башламыйсыз, подпискагыз артыр иде" диләр. Эйе, ЕГЭ (Бердәм дәүләт имтиханы) русча гына калды. Әмма татар теле укытучысыннан һәм ата-анадан шундый сүз ишеткәндә – аяныч бит инде бу. Менә без бөтен фәннәрне дә авыл мәктәбендә укып үстек. Югалып калганыбыз булмады әле" ди ул.

Башка дин һәм милләтне түбәнсетү хисабына үзеңнекен үстерү, шагыйрә фикеренчә, бернинди иман һәм тәрбия кысаларына сыймаган күренеш.

"Чиркәүләр, мәчетләр, православ һәм мөселман дин әһелләре бер-берсенә кул күтәрергә, кизәнергә чакырмасыннар иде" дип теләде Луиза Янсуар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG