Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:16

Канадада яшьләр арасында хоккей дөнья чемпионаты уенында җиңелгәннән соң, Русия җыелма такымы уенчысы Зият Пайгин ачудан кәшәкәсен җанатарларга атып бер кешене яралаган.

Пензада туган, әмма 12 яшьтән Казанга күчеп хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән “Ак Барс” уенчысы 19 яшьлек Зият Пайгин Торонтода узган яшьләр арасындагы дөнья хоккей беренчелеге финалында Русия җыелма такымы җиңелгәннән соң, ачуы кайнап булса кирәк кәшәкәсен “Air Canada Center" үзәгендә уенны карарга килгән җанатарларга аткан. Бу хәл уен тәмамлануны билгеләүче сызгыртудан соң, барлык канадалар бер-берсен җиңү белән котлый башлагач була. Нәтиҗәдә кәшәкә бер җанатарга килеп эләгеп аны яралаганы хәбәр ителә.

Узган якшәмбе көнне Русия такымы шведларны 4:1 хисабы белән җиңеп финалга чыккан иде, анда ул Канада җыелмасына каршы басты.

“Без беренче минуттан алып ахыргача көрәштек. Алда финал һәм безгә уенны дәвам итәргә кирәк. Без бүгенгә караганда яхшырак уйнарга һәм турнирдагы иң яхшы уенны күрсәтергә тиеш ”, дигән иде Пайгин шведлар белән уен тәмамлангач.

Нәтиҗәдә, Русия җыелма такымы канадаларга 5:4 хисабы белән җиңелде. Шулай итеп Канада дөнья чемпионы исемен казанды.

Зият Пайгинның кыланмышына карата хәзер социаль челтәрләрдә төрле фикер алышулар бара. Аның кәшәкәсе тиеп яраланган кеше полициягә мөрәҗәгать иткән.

Бу уеннан соң Пайгинга 20 минутлык штраф язылуы әйтелә.

Гафу итегез, бу хезмәт әлегә эшләми.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG