Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:58

Париждагы сатира журналыннан кем үч алган?


Charlie Hebdo журналында эшләүчеләр (2006 ел)

Charlie Hebdo журналында эшләүчеләр (2006 ел)

Парижда чыгучы Charlie Hebdo журналының мөселманнарны да, католикларны да, сәясәтчеләрне дә көлкегә калдырганы бар. Берничә мисал.

Парижда 7 гыйнварда Charlie Hebdo ("Шарли Эбдо") редакциясендә булган атышларда кимендә 12 кеше һәлак булды, 20дән артыгы яраланды. Алар арасында басманың баш мөхаррире, карикатураларны үзе ясаучы журналист-рәссам Стефан "Шарб" Шарбонье да бар. Атнага бер чыгучы бу журнал төрле елларда җәмгыятьнең төрле якларын фаш итеп дини җитәкчеләр һәм сәясәтчеләрне төп башына утырта иде.

Шарль де Голь

1970 елда Франциянең көньяк-көнчыгышында төнге клубта янгында 146 кеше янып үлде.

Һөҗүмдә баш мөхаррир Стефан "Шарб" Шарбонье һәлак булды

Һөҗүмдә баш мөхаррир Стефан "Шарб" Шарбонье һәлак булды

​Элек Hara-Kiri исеме белән чыгучы бу журнал хакимиятнең ул фаҗигане яшерергә тырышуына һәм мәгълүмат чараларының аны яктыртмавына ишарә ясаган бер карикатура бастырды. Ул янгыннан соң сигез көн узгач Франциянең элекке президенты Шарль де Голь үзенең Коломби авылындагы өендә вафат булды. Аның вафатына журнал "Коломбидагы фаҗигале бәйрәм, бер кеше һәлак булды" дигән рәсем урнаштырды. Соңыннан тышкы эшләр министрлыгы журналны тыйды. Журнал Charlie Hebdo исеме белән яңадан чыга башлады.

Мөхәммәт пәйгамбәр

2006 елда журнал үзендә Мөхәммәт пәйгамбәр карикатураларын бастырырга булды. Аларның Дания газетында бер чыгуы дөньяда зур шау-шу тудырган иде инде. Журнал ул санын үзе ясаган карикатура белән ачты. Рәсемдә фундаменталист динчеләр арасында утырган пәйгамбәр "үзеңне тилеләр яратканда авыр инде ул" дигән сүзләр белән сүрәтләнгән.

Өстәлдә Мөхәммәт пәйгамбәр карикатураларын урнаштырган махсус чыгарылыш

Шәригать

2011 елда журнал "Шәригать Эбдо" исемле аерым санын чыгаргач та аның редакциясендә шартлау булды һәм интернеттагы сәхифәсенә һакер һөҗүме булды. Бу санның баш мөхаррире "Мөхәммәт пәйгамбәр" диелгән иде. Аның тышлыгында пәйгамбәр "көлеп үлмәсәгез сезгә 100 камчы" ди.

Тагын пәйгамбәр

Мөселманнар арасында иң күп ачу һәм ризасызлык тудырганы 2012 елда булгандыр. Сентябрь аенда чыккан саннарның берсендә пәйгамбәрнең шәрә карикатурасы "ошыймы сезгә минем арт саным" дигән сорау белән чыккан иде.

Аңа кадәр “Мөселманнарның гаепсезлеге" дип аталган һәм Мөхәммәт пәйгамбәрне мәсхәрәләгән АКШ фильмы дөньяның күп илләндә каршылык чараларына, тәртипсезлекләргә сәбәп булды. Франция ул вакытта 20ләп мөселман илендә үз илчелекләрен, консуллыкларын һәм мәктәпләрен япты.

Католиклар һәм яһүдләр

Журнал башка дин әһелләреннән дә көлгән рәсемнәр бастырды. 2013 елда Рим папасы Бенедикт XVI вазифасыннан китү турында белдергәч француз сатириклары аны "яшерен һомосексуалист" дип сурәтләде.

Яһүдләргә багышланган "Шоа Эбдо" исемле санын журнал "Яһүд-наци мәхәббәте нәфрәттән көчлерәк" дигән рәсем белән ачты.

Сәясәтчеләр дә игътибарсыз калмады

Сәясәтчеләр, бигрәк тә Франция президентлары журналдан кача алмый. Узган ел президент Франсуа Олландның сөяркәсе белән булган җәнҗалдан соң журнал аны бергә яшәгән иптәше Валери Триер-Вейлер белән ятакта булган сурәтен бастырды. Президентның ирлеген һәм Франция икътисадын мыскыл итеп анда "беркайда да үсеш юк бит монда" диелгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG