Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский: Кадыйров янаулары Париждагы теракттан аерылмый


Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның янауларына җавап буларак Михаил Ходорковский «мине куркыту мөмкин түгел» диде.

«Кремль пропагандистлары миңа карата фанатикларны юкка котыртырга тырыша» диелә «Ачык Русия» сәхифәсендә ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский белдерүендә.

Ходорковский сүзләренчә, үтерүчеләрнең җаенда торуга каршы килүне мөселманнарга ихтирамсызлык буларак күрсәтергә тырышып аңа каршы кампания җәелдерелде.

Атнакич көнне «Шарли Эбдо» журналына булган һөҗүмнән соң, Ходорковский дөньядагы барлык массакүләм мәгълүмат чараларын теләктәшлек күрсәтү һәм сүз иреген яклау буларак Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатуралар бастырырга чакырды.

Аңа җавап буларак Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров ЮКОСның элекке башлыгын «барлык мөселманнарның дошманы» һәм минем шәхси дошманым дип әйтте һәм аны җаваплыкка тартырга» чакыручы меңнәрчә канун яклаучы кешеләр табылачагына ышаныч белдерде.

Ходорковский фикеренчә, «Ышанычлы Путин тарафдары» янаулары Париждагы теракттан берничек тә аерылмый, чөнки аның максаты – куркыту, авыз яптыру, сүз әйтергә ирек бирмәү.

Ходорковский дөньядагы барлык тәртипле мөселманнар корбаннарга кызганыч белдерә һәм аның сүзләрен бу хәлгә буйсынмауга теләктәшлек буларак кабул итә дип саный.

XS
SM
MD
LG