Accessibility links

Туск: Европа берлеге саммиты террорчылыкка каршы тору чараларын тикшерәчәк


Европа шурасы башлыгы Дональд Туск Charlie Hebdo журналындагы атышлар сәбәпле, киләсе Европа саммиты көн тәртибенә террорга каршы чараланы арттыру турында дискуссияләрне кертергә чакыра.

Җомга көнне Ригада чыгыш ясап, Туск 12 февральгә билгеләнгән Европа берлеге илләре башлыклары очрашуын Париждагы һөҗүмнәргә тиң чараларга каршы тору турында сөйләшер өчен кулланырга җыенуын әйтте.

Редакциягә һөҗүмне соңгы дистә елда Франциядәге иң каңкоеш чара дип билгеләнә. Һөҗүм итүчеләр «Аллаһ әкбар» дип кычкыргалаган һәм «пәйгамбәр өчен үч алырга» теләүләрен әйткән.

2011 елның ноябрендә журнал тышлыгында Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатурадан соң Charlie Hebdo редакциясенә яна торган бомба ташлаганнар иде.

XS
SM
MD
LG