Accessibility links

Вадим Штепа: "Кремльдәге юлбашчыны алыштырудан гына Русия үзгәрмәячәк"


Вадим Штепа
Вадим Штепа

Урыс философы һәм төбәкләр белгече Вадим Штепа үзәкләштерелгән хакимият төбәкләргә үсеш мөмкинлеге бирми, аларны талап кына тора ди һәм федерализм омтылышларының яңаруын юрый.

Русиядә кайберәүләр алда көтелгән икътисади кризис нәтиҗәсендә Владимир Путин хакимияте җимерелер дип юраганда, киләсе җитәкче кем булыр дип тә баш ваталар. Аларның бер өлеше илнең киләчәк башлыгы итеп хәзерге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйны күрә. Әгәр Навальный чыннан да Кремльгә төп намзәтләрнең берсе икән, ул да Путин кебек илне кирәксез юнәлешкә алып китеп яңа проблемнарга батырмас дип кем әйтә ала? Шуңа күрә ил халкы Навальныйга хакимиятне ышанып тапшыра алсын өчен аның позицияләрен алдан ук белергә тиештер.

Русиядә коррупциягә каршы көрәш җитәкчесе буларак танылган Навальный Мәскәүнең Русия төбәкләре һәм күрше илләр белән мөнәсәбәтләре мәсьәләсендә үз позициясен әлегә ачык итеп белдерми. Шул ук вакытта аның элегрәк шовинистик карашларны алга сөрүче урыс маршларында чыгыш ясаганлыгы билгеле.

Декабрь ахырында урыс философы һәм регионализм белгече Вадим Штепа җинаять гаепләве белән мәхкәмә юлын таптаучы оппозиция җитәкчесенең аклануын теләве турында белдерде һәм шул ук вакытта аңа өч сорау белән мөрәҗәгать итте:

"Әгәр дә Алексей Русия тарихын тирәнрәк өйрәнсә, ул моның шул ук империя матрицасы (һәм ХХ гасырдагы чекист хәйләләре) эше булуын аңлар иде. Политолог буларак миңа политик Навальныйдан бу сорауларга бары тик өч кыска җавап кына кирәк:

1. Русия федерация булыргамы, империя булыргамы тиеш?

2. Әгәр федерация икән – сезнеңчә, ул нинди шәкелдә корылырга тиеш? Ул суверен төбәкләр килешүе булырга тиешме, яки бары Путинны сез алыштырган шул ук Кремль "вертикале" булырга тиешме?

3. Сез Украинаның һәм башка элекке совет илләренең чын бәйсезлеген таныйсызмы, яки Русия империясен яңача кору турында хыялланасызмы?"

Узган елның соңгы көнендә куелган сорауларга Навальныйдан нинди җавап килгәнлеген, алда торган икътисади кризистан Русия төбәкләре нәрсә көтә алуын белешү өчен Азатлык Вадим Штепага мөрәҗәгать итте.

– Узган ел ахырында сез Алексей Навальныйга өч сорау юллаган идегез. Ул сезгә җавап бирдеме? Биргән булса, җаваплары нинди иде? Юк икән, нигә җавап бирмәгән дип уйлыйсыз?

– Навальныйдан туры җавап килмәде. Ул җавапларны белү башкаларга да кызыклы булыр иде. Яңа ел язмаларының берсендә ул читләтеп кенә бу темаларга кагылып узды, әмма барыбер ачык җавап бирмәде. Анда инде оппозицион "юлбашчылык" барлыкка килгән дип исәплим – ул бары тик "югары статуслы" журналистлар белән генә аралашырга тели. Ә бәлки аның бу сорауларга туры җаваплары юктыр да.

– Путин хакимиятенең беренче биш елында Русия президенты киңәшчесе булган, соңгы елларда аның сәясәтен кискен тәнкыйтьләүче Андрей Илларионов күптән түгел Азатлыкка Русия халкы урамга ниндидер сәяси таләпләр, үз хокукларын яклау өчен чыкмый, ә даими рәвештә ниндидер юлбашчы эзләү белән шөгыльләнә – Навалныйнымы, Ходорковскийнымы яки башка берәрсенме дигән иде. Сез бу фикер белән килешәсезме?

– Әйе, кызганыч ки, чыннан да Русиягә юлбашчылык традициясе хас. Бу монархия чорыннан, ә аннан соң совет генераль секретарьләреннән һәм инде совет чорыннан соңгы президентлар Ельцин белән Путиннан калган мирас. Федералистик, республикача фикерләү моңа альтернатива була алыр иде, әмма андый фикерләү хәтта оппозиция арасында да бик таралмаган.

– Узган көздә "Эхо Москвы" радиосында чыгыш ясаганда Навальный Русиядә үзәкнең хакимиятен киметеп шәһәр башлыкларына күбрәк хакимият бирергә чакырган иде. Навальный губернаторларны коррупциядә гаепләп хакимиятне аларга түгел, ә нәкъ менә шәһәр башлыкларына бирергә өнди. Русиядә мондый хакимият нәтиҗәле эшли алырмы икән?

– Русиядә, нормаль алга киткән илләрдәге кебек, губернаторлар да, мэрлар да халык тарафыннан сайлап куелырга тиеш дип уйлыйм. Хәзерге губернаторлар – югарыдан куелган түрәләр, алар үз төбәкләрендә чын легитимлыкка ия түгел.

– Советлар берлегенең төп таянычларыннан берсе коммунистик идеология иде. Әмма Советлар берлеге көчсезләнгәч бу идеологиягә инде беркем ышанмый башлады. Соңгы елларда Путин "Урыс дөньясы", "Зур урыс дөньясы" турында бик күп сөйли. Путинның икътисади сәясәте уңышсыз тәмамлану нәтиҗәсендә урыс дөньясы идеяләре дә девальвациягә дучар булмасмы?

– Шулай булыр дип уйлыйм. "Урыс дөньясы" – тарихи монархизм һәм коммунизм калдыкларын берләштергән ниндидер идеология булдыру омтылышы. Әмма аның артында бернинди дә заманча, нәтиҗәле киләчәк проекты юк. Бу бары тик узган чорлар стереотипларына тотынып торырга маташу гына. Шуңа күрә, котылгысыз тарихи үзгәрешләр нәтиҗәсендә бу идеяләр "кентавры" да юкка чыгачак.

– Путин хакимияте җимерелгән очракта, узган 15 яки 16 ел тәҗрибәсеннән Русия халкы берәр сабак алырмы? Демократик сайлаулар узган, хакимият үзәктән төбәкләргә күчкән очракта да, тагын биш яки ун елдан хәзергесенә охшаш "хуҗа" булуны теләмәсләрме?

– Бу Путиннан соңгы чорда Америкадагы яки Германиядәге кебек чын федерализм булу-булмауга бәйле. Әгәр чын федерализм булса, әлбәттә, ил җимерелмәячәк. Кремль пропагандистлары безне куркыта гына. Төбәкләр арасында икътисади һәм мәдәни бәйләнешләр һичшиксез сакланачак һәм хәтта хәзерге империя-үзәкләштерү системындагыдан яхшырак та үсеш алачак. Ни генә булмасын, кешеләр әлегә хокуксыз һәм таланып килә торган "провинцияләр" булган үз җирләрендә чын-чынлап тормыш кору, модернизацияләү белән шөгыльләнәчәк.

– Узган елларда нефть һәм газ бәяләренең югары булуына нигезләнгән икътисади үсеш Русиядә федерализм идеяләрен тулысынча диярлек юк итәргә ярдәм итте. Кешеләрнең хәзерге икътисади һәм финанс кыенлыклары федералистик омтылышларның көчәюенә китермәсме, бигрәк тә донор төбәкләрдә?

– Икътисади муллык (чагыштырмача муллык) үзеннән үзе федерализм идеяләрен юк итүгә китерде дип уйламыйм. Империяне реставрацияләүгә тотынган "силовиклар-олигархлар"ның бик кечкенә төркеме бастырды федерализмны. Һәм бу "хакимият вертикале" Путинны һәммә нәрсә өчен – шул исәптән алда көткән икътисади кризис өчен дә – җаваплы итә. Федералистик омтылышларның яңаруы котылгысыз дип уйлыйм һәм ул яңарыш "донор төбәкләр" белән генә чикләнмәячәк. Төбәкләрне "донор" һәм "дотацион"га бүлү дөрес түгел – бу чимал икътисадының нәтиҗәсе. Күп кенә төбәкләр, мисал өчен минем туган Карелиям дә, нормаль икътисади бәйсезлек булган, җирле кәсепчелек ирекле рәвештә үскән очракта, үз-үзләрен ярыйсы гына асрый алырлык хәлгә килер иде. Әмма безнең республикадан барлык ресурслар читкә чыгарылган һәм, гомумән, төп ширкәтләр республика юрисдикциясеннән чыгарылган хәзерге шартларда бернинди нормаль үсеш мөмкиинлеген көтәргә кирәкми.

– Советлар берлеге җимерелгәндә үзәк хакимият идарә итә алмаслык хәлдә калгач, төбәкләрдәге элита хакимиятне үз кулына алырлык, үз төбәкләрен үзләре идарә итә алырлык хәлдә иде, хәзер төбәкләрдә андый әзерлекле элита юк диючеләр дә бар. Хәзерге төбәкләрдәге элита хакимиятне үз кулына ала алырлык хәлдәме?

– Хәзер бернинди дә "төбәк элиталары" юк – түрәләрнең күпчелеге "югарыдан" билгеләнә, еш кына алар башка төбәкләрдән китерелә һәм үзләре белән читтән ялланган командаларын китерә. Ә алар җирле үзенчәлекләр турында берни дә белми торган кешеләр. Бу Советлар берлегендәге элекке республикаларда 1990-91 елларда булган вазгыятьтән бик нык аерыла. Анда хакимият ирекле рәвештә сайланган иде. Минемчә, Русиядә чын үзгәрешләр Кремльдәге ниндидер юлбашчыны алыштыру нәтиҗәсендә түгел, ә бары тик төбәк парламентларының ирекле рәвештә сайлануы, ул сайлауларда хәзерге Русиядә тыелган җирле, төбәк фиркаләренең катнаштырылуы аша гына була ала.

XS
SM
MD
LG