Accessibility links

Кайнар хәбәр

Charlie Hebdo-га һөҗүмне "Гарәп ярымутравындагы әл-Каидә" оештырган диелә


"Гарәп ярымутравындагы әл-Каидә" исемле оешма вәкиле әйтүенчә, Франциянең Charlie Hebdo исемле сатирик журналына һөҗүм әлеге оешма эше.

Ул Associated Press агентлыгына "Бу эшләрне оешма җитәкчеләре идарә итте һәм һөҗүм өчен һәдәфне зур игътибар белән сайлады", дип белдерде.

Оешма вәкиле һөҗүмнең Парижда булуын "Франциянең исламга һәм эзәрлекләнүче илләргә каршы сугышта катнашуы" белән аңлата һәм шулай ук моны Мөхәммәт пәйгамбәрне мыскыллаган өчен үч алу дип атый.

Charlie Hebdo журналына һөҗүмдә катнашкан бертуган Куашиларның берсе 2011 елда Йәмәнгә барган булган.

АКШ күзләү хезмәтләре белдерүенчә, Сәит Куаши Йәмәндәге экстремистлар әзерләү үзәгендә күнегүләр узып Франциядә һөҗүм оештыру өчен әзерләнгән.

XS
SM
MD
LG