Accessibility links

Франциядә бердәмлек җыеннарына шимбә көнне 200 меңнән артык кеше чыкты


Марсель шәһәрендә узган җыен
Марсель шәһәрендә узган җыен

Charlie Hebdo сатирик журналына һөҗүм һәм аннан соң булган хәлләр корбаннарын искә алырга шимбә көнне Франция шәһәрләре урамнарына 200 меңнән артык кеше чыкты.

Нант шәһәрендә берәүләр "Ирекле, тигез һәм бердәм булып яшик" дигән шигар күтәреп чыкты. Анда әлеге теләктәшлек җыенына 30 меңнән артык кеше килгән иде. Иң зур демонстрациянең Тулузда узуы хәбәр ителә. Полиция әйтүенчә, анда 80 меңләп кеше җыелган. Орлеан, Безансон, Ницце, Лиледә дә күпмеңләгән җыеннар узган.

11 гыйнварда Парижда узучы миллионлы маршка Франция президенты Франсуа Олланд, Германия канцлеры Ангела Меркель, Британия премьеры Дэвид Кэмерон чыга. Чарага Бельгия, Дания, Италия, Испания, Нидерланд һәм Төркия премьер-министрлары да кушыла. Русиядән тышкы эшләр министры Сергей Лавров, АКШтан баш прокурор Эрик Һолдер катнаша. Европа берлеге һәм НАТО җитәкчелеге вәкилләре дә теләктәшлек белдерергә чыгачакларын әйтте.

Шул ук вакытта яңа һөҗүмнәр булу мөмкинлеге бә зур диелә. Иминлек саклауга тагын 500ләп хәрби чыгарылды.

XS
SM
MD
LG