Accessibility links

"Дакар" ярышларында Айрат Мәрдиев экипажы алга чыкты


Көньяк Америкада узучы "Дакар" ярышларында бишенче булып килгән Айрат Мәрдиев экипажы җиденче өлештә беренчелеккә чыкты.

"Дакар" ярышларының җиденче этабы 10 гыйнварда узды. Анда йөк машиналары арасында беренчелекне чех узышчысы Алеш Лопрайс (MAN) яулады. Бу этапта бишенче булып килгән Айрат Мәрдиев (КАМАЗ) экипажы гомум исәптә беренче урынга чыкты.

Дакар узышлары быел 37нче тапкыр оештырылды һәм 4 гыйнварда Аргентина башкаласы Буэнос-Айреста башланып китеп, 17 гыйнварда шунда ук төгәлләнергә тиеш.

Ярышларның беренче этабында 507 санлы КАМАЗ белән Айрат Мәрдиев, Айдар Беляев, Дмитрий Свистунов алтынчы булып килгән иде. Икенче этапта алар өченче булса, аннан соңгы өченче этапта беренчелекне алды. Чили һәм Боливия җирләрендә узган ярышларның җиденче, 335 чакрымлы өлешендә аларның КАМАЗы бишенче булып килә. Беренчелекне MAN йөк машинасында чех узышчысы Алеш Лопрайс яулый, икенче булып IVECOда һолландияле Жерар де Рой килә.

Шулай да гомуми күрсәткечләрне исәпләгәннән сигезенче этап алдыннан йөк машиналары ярышында беренчелек Айрат Мәрдиевка күчә. Икенче-өченче урыннарда шулай ук Чаллы экипажлары. Әлеге күрсәткечләр җиденче этаптан соң. Алда тагын ярышларның алты этабы бар.

Айрат Мәрдиев Дакар ярышларында яңа кеше түгел. Ул моңа кадәр дә шушындый ярышларда әтисе Илгизәр белән бер машинада узышты, аның белән тәҗрибә туплады. Илгизәр Мәрдиев Дакар ярышларында 1992 елдан катнашып килде, 2007 елда Дакарда икенче урынны алуга да иреште. Бу аның өчен зур күрсәткеч, зур җиңү иде. Чөнки Илгизәр Мәрдиев машинасы мондый ярышларда техник ярдәм күрсәтүче буларак катнашып килде. Икенче төрле әйткәндә, "осталарга кадак бирүче" иде. Шулай да ярышларда артта йөрергә хакы булса да, Искәндәр Мәрдиев зур тырышлыклар, гаярьлек күрсәтеп үз такымындагы осталардан калышмый иде. Иде дибез, чөнки узган елның август аенда дөньякүләм танылган узышчы Илгизәр Мәрдиев фаҗигале төстә вафат булды. Менә аның эшен улы Айрат дәвам итә.

XS
SM
MD
LG