Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:53

Данил Сәфәров: "2015 елда интернетка бәйлелектән арыныйк"


Татар сайтлары хуҗасы, телевидение алып баручысы Данил Сәфәров яңа елда интернет, социаль челтәр бәйлелегеннән арынырга киңәш итә. 2014 елда татар халкы интернетка ташкын булып кермәсә дә, яшьләр белән аларның әти-әниләре дә керде, ди ул.

Яңа елның беренче "Кызган таба" тапшыруында без үз көче белән яшәп килүче Матбугат.ру порталы һәм татар сайтлары ясаучы веб-студия җитәкчесе Данил Сәфәров белән 2014 елга йомгак ясарга тырыштык. Юнәлешебез татар интернеты һәм татар яшьләре булды.

– Данил, бу сорауны еш бирсәк тә ул актуаль булып кала бирә, 2014 ел татар сайтлары өчен уңышлы ел булдымы, укучылар арттымы?

– Минемчә, 2014 елда татар халкы интернетка ташкын булып кермәгәндер, шулай да үсеш бар. Әгәр элек социаль челтәрләрдә татарча сөйләшүчеләр арасында күбрәк яшьләр булса, хәзер аларның әти-әниләре керде. Мәсәлән, 1950-60нчы елгы кешеләр күренә башлады.

Мондый хәл соңгы 1-2 елда бара. Сайтлар өчен файдалы яңа трафик.

–​ Социаль челтәргә кереп, тиз генә чыгып китмәсме алар? Уникаль, җитди кешеләрме?

– Җитди темалар бик аз катлам кешеләрне генә борчый. Русларда “лайкать котиков” дигән гыйбарә бар. Бу татарга да хас әйбер. Кызыклы фотоларга лайк куялар, аш-су, юмор белән кызыксыналар.

–​ Синең бүгенге көндә ничә порталың бар?

– "Татпресса.ру" һәм "Матбугат.ру"ны портал дип атарга була. "Туйлар.ру" сайты бар. "Фермерлар.ру" – бушлай игъланнар сайты, аның укучылары бик аз.

–​ Уникаль укучыларның саны күпме?

– "Матбугат.ру"га тәүлек дәвамында керүчеләр саны 3200. Узган елда 2500 чамасы иде. "Татпресса.ру"ныкы шулай ук артты. Элек 4 мең иде, хәзер 5-6 мең. Бу зур сикереш димәс идем, нормаль арту.

–​ Доллар артып, рубль төшү тәэсирендә укучылар саны артуны "Бизнес онлайн" сайты да язды. Сезгә тәэсир иттеме?

– Бу вакытлыча күренеш. Вакыйгага карап арту була. Гаҗәеп күренеш, долларга караганда, кайсы да булса театр актеры үлеме "Матбугат.ру"га күбрәк кертә. Мәсәлән, узган ел Камал театрында шундый хәлләр күп булды. Бу кызганыч хәл, ләкин трафик арта. "Туйлар.ру"ның керүчеләр саны төрлечә: 600-1200 арасында.

–​ "Кызган таба" тапшыруы яшьләр өчен. Үземнең яшь белән бергә үсә бара. Хәзер 25-35 яшьләр арасындагылар өчен эшлибез. Сездә аудитория нинди?

– Һәр сайтның үз аудиториясе. Мәсәлән, "Туйлар.ру"да яшь кызлар. ВКонтактеда сайтның төркеменә игътибар итсәк, анда 15 тән 25 яшькә кадәрге кызлар булуын күрәбез. Алар потенциаль туй уздырачак кешеләр. Туй күлмәге, тамада сайлау аларның эше.

–​ Алар шушы сайттан тамада, фотограф сайлыймы? "Кызган таба"га килгән тамадалар да "Туйлар.ру" сайты белән хезмәттәшлек итәбез, диделәр. Аның файдасы бармы?

– Әгәр мин тамада булсам, мөгаен, һәрбер туй журналы, туй сайтына мәгълүмат бирер идем. Зур итеп түгел, әмма бизнесны алга этәргеч булсын.

–​ Димәк, синең порталлар бизнес корырга теләүчеләр өчен дә ярдәм итә. Кеше татарча үз телендә игълан бирә ала?

– "Туйлар.ру" сайтына түләп игълан бирергә була. Яңалык булса, түләүсез дә чыга. Бу хезмәт күрсәтүчеләр һәм хезмәтне эзләүчеләр очраша торган бер мәйдан булып тора.

–​ Башка татар сайтларында афишаларны даими язып торучылар сирәк ахрысы?

– Белүемчә, Мәскәү сайтлары арасында уңышлы проектлар бар. Тик алар рус телендә яза.

–​ Ни өчен "Матбугат.ру"ны укучылар саны башка татар сайтларын укучылар саныннан күбрәк? Комментарларга, язма исемнәренә бәйлеме? Юкса "Матбугат.ру" үзе язмый, күчереп кенә бастыра.

– Трафик шактый зур, ул берәмләп җыелды. "Матбугат.р" – портал, ул яңалыклар сайты гына түгел. Бездә татарча һәм башкортча каналларны онлайн карарга, татар радиоларын тыңларга була, танышу-кавышу, китап алышу бүлеге, һәр район өчен аерым форум бар. Көн саен татар дөньясында билгеле кешеләрнең туган көннәре язылып бара. Ял көнсез, төшке ашсыз эшлибез.

–​ Бу замана таләбеме?

– Бу – көндәшлек. Әле татарда гына түгел, рус сайтларында да ял көнендә эшләү юк. Күбесе җомга көн эшләрен төгәлли. Имеш дүшәмбегә кадәр бер хәбәр дә булмый, дөнья туктала. Алай булмый. Оператив биреп барырга кирәк. "Матбугат.ру"да яңалыкларда булмаса да, "Онлайн хәбәрләр" бүлегендә мәгълүмат оператив биреп барыла.

–​ Сезнең турыда зур агентлык, 15ләп кеше утыра дип уйлаучылар да бар. Бераз кухнясын ачып бирсәң иде.

– Берничә ярдәмчем бар. Һәрберсенең сөйләшенгән үз эше. Планлаштыру, нәтиҗә ясау бар. "Матбугат.ру" 6-7 ел эшли, гел яңалык кереп торабыз. Алга таба тагын бер сайт өстәләчәк.

–​ Син "Болгар" радиосында очрашуда "Артистлар.ру" сайты булачак дип әйткән идең.

– Интервью бирүчене йомарлап алучы буларак, әйтергә мәҗбүр иттең инде. Татар артисларының электрон каталогын булдырырга дип торабыз.

–​ Ни өчен кирәк ул?

– Безнең бизнес-моделебез бар. Электрон каталог җырчыларга һәм артистларга да, аларны эзләүчеләргә дә файдалы бер мәйдан булыр дип уйлыйбыз.

–​ Бу сайтны халык кайчан күрәчәк?

– Яңа елга кадәр өлегереп булмады. 2015 ел дәвамында булыр дип ышанабыз. Без аны башка сайтлардан бушаган арада гына эшлибез.

–​ Сез заказ бирүчеләргә күбрәк игътибар итәсез, димәк?

– Аларның төгәл срогы була. Безнең проектларның исә төгәл вакыты юк. Заказлар арасында, бушаган вакытта эшлибез. "Матбугат.ру"ны да шул вакытта үстерәбез. Ул примитив структурадан башланган иде. Даими үстереп бардык. "Якташыңны тап", "Танышу-кавышу" бүлекләре юк иде. 2014 елда онлайн ТВ барлыкка килде. Караучылар шактый. Идеясе безнеке түгел. Бер очрашуда "Кызыл таң" газетасы да бу идеяләрне әйткән иде. Аңа кадәр татарча радиоларны эшләдек. Татар кешесенә ни кирәк, шуны булдырырга тырышабыз.

–​ Яшьләрне җәлеп итү өчен ни эшләргә кирәк? Кызык рәсемнәр, мәзәкләр белән төркемнәр җыясыз. "Татар-онлайн" төркемегез бик тиз артты.

– Анда бер айда ике меңгә якын кеше җыелды. Яшьләрне җәлеп итергә дигән әйберне күрмим мин. Ни өчен аларны җәлеп итәргә?

–​ 25 яшьтән олыракларның амбициясе зур, алар эшлекле, сәясәтне, җәмгыятьне белә. Бу сайтларны укып барып карашларын киңәйтә ала дигән фикер бар.

– Эш кешенең ничә яшьтә булуында түгел. Ул кешенең кызыксынуларына, нинди тормыш рәвеше алып баруына бәйле. "Матбугат.ру" элек бераз гына интеллигент булган, дин, милләт, җәмгыяви темалар белән кызыксынучылар өчен иде. Ләкин трафикны арттырасың килсә, бераз гына попсага борылу кирәк. Аның өчен тәнкыйть бар. Мин моны танырга мәҗбүр. Без трафик артыннан куып, бераз гына попсага борылдык. Сары темалар бар, тик әхлактан нормаларыннан чыкмый торган сары ул. Рейтинг, трафик артыннан куып, җиңел темаларга күчү бар.

–​ Рейтинг ни өчен кирәк? Сезне дәүләт сайты дип уйлаучылар да бар бит.

– Рейтинг, трафик сайтны алып бару өчен кирәк. Без дәүләттән бер тиен дә акча алмыйбыз. Әгәр сайтка бик акыллы 100 кеше керсә, бик рәхәт, тик акча эшли алмыйсың. Әгәр сайтыңа 3000 кеше кереп, шуларның 100е акыллы икән, ул очракта бераз гына акча эшләп була. Шул ук вакытта элек күтәрелгән темалар җитдирәк иде, хәзер җиңелрәк темаларга борылыш бар.

–​ Темаларны сайлап алу ничек оештырыла?

– Безнең аудитория яраткан темалар бар. Мәсәлән, дин, милләт, артистлар, юмор, матбугат, ир белән хатын, язмыш темаларын "Матбугат.ру" укучылары ярата. Ә спорт темасын яратмый. Белүемчә, "Интертат"ны укучылар спортны ярата.

–​ Бәлки мөхәррирдән торадыр?

– Бәлки. Тик миңа үземә шәхсән ир белән хатын темалары кызык түгел. Йолдызнамә дә кызык түгел. Ә "Туйлар.ру" сайтында бар һәм аны укыйлар. Миннән генә тормый бу. Дини, милли ызгышка китерә торган темалар элми калдырыла. Материалны элү бер хәл. Аның артыннан комментарийлар китә.

–​ Шалтыратып, фикерләрне (комментар) алып ташларга сораучылар бармы?

– Комментарлар чистартыла. Дини, милли комментарлар турында шалтыратканнары юк диярлек. Гадәттә актив район кешеләре шалтырата. Мәсәлән, Актаныш, Чирмешән. Без комментарны бетерәбез. Чөнки кемнең дөрес икәнен барып тикшерү мөмкинлегебез юк. Өстәвенә аноним да булганга, бетерү дөрес дип исәплибез. Нахак, яла ягудан курку белән эшләнә бу.

–​ Сине тамашачылар телевидениедә алып баручы буларак та белә. Бүгенге көндә син алып бара торган "Яшьләр online" тапшыруы интеллектуаль уйлаучы яшьләрне берләштерүче тапшыру буларак үзен күрсәтә кебек. Бер ел эшчәнлеккә нинди нәтиҗә ясыйсың? Тапшыру куелган максатларына ирешә алдымы?

– Без аны интеллектуаль яшьләрне берләштерүче тапшыру дип күзалламыйбыз. Ул гомумән татар яшьләре өчен эшләнә. Яшьләрнең проблемалары төрле: авылда яшәгәне бер төрле, шәһәрнекеләр икенче төрле уйлый, байларның аерым, акчасы күп булмаганнарның үз борчуы. Максималь дәрәҗәдә киң алырга тырышабыз: тәмәке тарту да, дин сораулары да, шоу-бизнес та, социаль лифтлар проблемасы да.

–​ Иң истә калганы бармы?

– Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр җыелган тапшыру. Кайсысы коляскада, кайсысы култыкча белән килде. Тапшыру гыйбрәтле дә, күңелле дә булды. Ул егетләр-кызларның юмор хисе бик бай. Кызгана торган тапшыру булмады.

–​ Бездә йә бетереп ташлыйлар, йә чөеп мактыйлар бит...

– Андый кешеләрне күргәч, кызгану хисе йөзебезгә чыга. Тик кызганырга ярамый. Без "Ярдәм" мәчетенә экскурсиягә бардык. Анда сукыр кешеләр укый. Аларны кызганырлык түгел, ярдәмләшергә, хөрмәт итәргә кирәк.

–​ "Ярдәм" ни өчен соңгы елларда игътибар үзәгендә ул?

– Экскурсиядән мәчет турында бер сәгатьлек документаль тапшыру эшләргә һәм аны федераль каналда күрсәтергә кирәк дигән фикер белән кайттым. Шундый форматта күрсәтерлек эшләр бара анда. Мәсәлән, Үзбәкстаннан бер үзе килгән егет татарча да русча да белми. Ул сукыр, әти-әнисе акча тапмаган, берүзе киткән. Бу барыбызга да гыйбрәт.

Айдар Камалов исемле бер дустым бар. Ул күп иҗат кешеләр белән ВКонтакте аша аралаша. Үзе коляскада гына утыра, өеннән чыга алмый. Аның иң зур хыялы өйдән чыгып китеп эшкә бару. Безнең күбебез исә иренә, ялкаулана. Тормыш шулкадәр контрастлы. Кемдер балага уза алмый, кемдер баласын чүплеккә чыгарып ата. Ни өчен болай дип, шаккатасың. Кемдер аягы-кулы исән-сау килеш депрессиядә йөри, кемдер эшкә йөреп эшләргә хыяллана.

–​ Димәк, "Яшьләр online" тапшыруы проблеманы чишү юлын өйрәтә? Югыйсә матбугатта күбрәк проблеманың үзенә басым ясала бит.

– Әгәр без "Яшьләр online" га җитди кыяфәт белән килеп, проблема бар дип сөйләшәбез икән, безне карамаячаклар. Һичшиксез җырга, юморга, дустанә атмосферага төреп бирү кирәк. Карашлар һәрвакыт төрле: гадәти һәм альтернатив караш була. Тапшыруда ике як та булырга тиеш.

–​ Ә хуҗалар ничек карый моңа? Цензура кертмиме?

– Бусы ярый йә ярамый дип әйтүче юк. Цензура юк дип әйтә алмыйм. Ул ниндидер бер дәрәҗәдә барлык матбугат чараларында бар. Мин анда барып эшлим икән, мин аны кабул итәм дигән сүз. Эш кагыйдәләрен кеше үзе чамаларга тиеш. Әлбәттә, революция ясарга мөмкин. Тик булган цензура кысаларында да шактый эшләр башкарып була.

–​ Яңа елда да бу тапшыру чыгачакмы?

– Чыгачак дип беләм. Тапшыруның булуы җитәкчелектән тора.

–​ Потенциалы бармы әле? Вакыт узу белән кайсыбер тапшыруларның үзенчәлеге бетергә дә мөмкин бит.

– Сезоннан-сезонга кайсыдыр тапшыру ябыла, башкасы ачыла. Бу сезонда безнең тапшыру ябылмады, алга таба бара. Мөгаен, җитәкчелекне канәгатьләндерәдер. Без беренче чиратта телевизор караучылар өчен, икенче чиратта җитәкчелек өчен эшлибез. Әгәр тапшыру җитәкчелеккә ошамаса, тапшыруны ябалар, йә алып баручыны алмаштыралар.

–​ Телевидениедә алып баручы алыштырудан курку бармы? Шәхсән синдә?

– Юк, мин беркайчан да курыкмадым. Моңарчы башка каналда "Кадак" сәхифәсен алып бардым. Беркайчан да эш өчен ябышып ятканым булмады. Бүген "кит" дисәләр, шундук китәм. "Йолдызлык" чиренә ничек кайрысың диләр. Мәсәлән, ике чагыштыру: газета-журналда, китапларда гениаль әйбер язарга була. Шул ук вакытта телевидениега чыгып бер мәзәк сөйлисең дә йолдыз буласың. Телевидениедан күренү сыйфат билгесе дә, югары дәрәҗә дә түгел. Бу бары тик массакүләм танылу гына.

–​ Яшь әти, ир-егет буларак, интернет кулланучыларга, интернетны үстерүчеләргә Яңа елга нинди теләк әйтер идең?

– Яңа елда интернетны ябып куярга, социаль челтәрләрне, анда утыру вакытын чикләргә киңәш итәм. Бу бераз гына бәйлелек формасын ала, социаль челтәрләрдә утыру, ниндидер буш сүз сөйләү бәйлелеккә әверелә башлады. Ул миндә дә бар, мин аны таныйм. Компьютер уеннарына бәйлелегем юк, ләкин социаль челтәрләргә бар. Барыгызга да шуннан арынырга, шугалакка барырга, чаңгы шуарга, актив тормыш белән яшәргә телим. "Матбугат.ру" сайты хуҗасыннан бераз сәер яңгыраса да, теләгем шул: интернетта утыруны чикләгез, табигатьтә йөрегез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG