Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томскида бәйсез ТВ-2 каналын яклау җыеннары дәвам итә


Томскида бер кешелек пикет
Томскида бер кешелек пикет

Томскида 4 гыйнвардан бирле журналистлар һәм активистлар ТВ-2 каналы ябылуына каршы бер кешелек протест чараларын дәвам итә. Кичә 20 дәрәҗә салкынга карамастан урам җыенына 20ләп кеше чыккан. Декабрьдә каналның ябылуына каршы протестка Мәскәүдә меңләгән кеше чыккан иде, аны яклап 14 мең имза җыелды.

Канал 1 гыйнвар ябылды. Томски өлкәсе радиотапшырулар үзәге канунсыз рәвештә ТВ-2 каналы белән килешүне өзде. Бүгенге көндә үзәкнең бу карары мәхкәмәдә карала. ТВ-2 1991 елның маенда Русиядә беренче бәйсез телевидение буларак оештырылган иде. Канал күп санлы бүләкләргә, шул санда 22 ТЭФИ бүләгенә ия.

XS
SM
MD
LG