Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ишек алларын себерүчеләргә торак вәгъдә ителде


Миграция турындагы канунга кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә Казанда ишек алларын җыештыручыларга кытлык булачак. Казан шәһәр идарәсе утырышында җыештыру эшенә килүчеләрне вакытлыча торак белән кызыксындыру юлларын табу мәсьәләсе каралды.

2015 ел башыннан Русиягә килгән мигрантлар саны 70% кимегән. Канунга кертелгән үзгәрешләргә караганда, миграция тәртибен бозучылар 10 ел Русиягә кертелмәячәк.

Шәһәр идарәсе утырышында элек торак өчен яраксыз булган биналарны яшәү өчен яраклы хәлгә китерү, ишек алларын себерүчеләрнең хезмәт хакларнын арттыру юлларын табарга кушылды.

XS
SM
MD
LG