Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:43

Чаллыда этруск теленең төрки тамырлары турында китап чыкты


Чаллыда яшәүче инженер-химик Нәсим Сәхәповның "Этруск һәм итальян телләрендә төрки тамырлар" дигән китабы дөнья күрде. Аның тышлыгында "Китап тарихның астын-өскә китерәчәк" дигән сүзләр дә бар. Китапның сүз башын язучы Айдар Хәлим язган.

Китапның авторы Нәсим Сәхәпов этрускларга кагылышлы бик күп гыйлми әдәбият белән танышканнан соң хәзерге итальян теленең төбендә төрки-татар теле ята дигән нәтиҗәгә килгән. Ул этрусклар телендә һәм сөйләмендә төрки-татар тамырлары тапкан һәм инде Италиядә булып, ясаган нәтиҗәләрен китап итеп бастырып чыгарган. Китап басылып чыккач без аның белән очрашып әңгәмә кордык.

– Нәсим әфәнде, әлеге теманы күтәрергә сезне нәрсә этәрде?

​– Бу китапка алынуым да, аның чыгуы да очраклыдыр, чөнки аны яза башлавым да очраклылык белән бәйле иде. Этруск язулары укылмаган дип исәпләнә. Ә андый язулар ун меңнән артык ташта сакланып калган. А.Фоменко белән Г.Носовскийның "Этруски: загадка, которую не хотят разгадать" дигән китабын күрдем. Шушы китапны кулга алып укый башлауга, болай булырга тиеш түгел, дигән фикергә килдем. Чөнки укый башлауга, этруск язулары таныш сыман тоела башлады. Китапны укый-укый эчкәрәк, тирәнгәрәк кереп, бу язуларны укый башладым. Бу язулар белән 300 ел буена меңнәрчә галим шөгыльләнгән инде. Әйе, этрускларның алфавитлары, язулары бар, аларны укыйлар, ләкин нәрсә укуларын белүче, аңлаучы юк. Бу язуларны укый башлагач, мин дә шиккә калдым, ничек инде боларны мин генә укый алам дип. Шуларның дөреслеген тикшерү өчен урыс-итальян сүзлеге алдым. Дүрт ел элек ачкан идем бу сүзлекне, бүгенгә кадәр япканым юк. Анда инде каләмем тимәгән урын да калмады кебек. Этруск теленең итальян телендә эзләре калу гына түгел, итальян теле этруск теленнән чыккан дигән нәтиҗәгә килдем. Ә этруск теле – төрки тел. Төрки телләр уртасында татар теле тора. Шуңа бу язуларны уку миңа бик уңайлы булгандыр. Шушы язулар белән кызыксынып итальян теленә кереп киткәч, укуларымның дөрес булуына инандым. Аннан инде менә шушы китап туды.

– Нәсим әфәнде, хезмәтегезнең тышлыгына, аскы почмагына "Бу китап тарихның астын өскә китерәчәк" дип тә язылган. Ни өчен шулай дип саныйсыз?

Китапның тышлыгы

Китапның тышлыгы

– Бүгенге көндә телләр тарихы бөтенләй ялган тарих дисәк, дөрес булыр. Ни өчен дигәндә, галимнәр ясалма рәвештә бер төркем телләрне кушканнар да, индоевропа телләрен ясаганнар. Менә шушы телләр беренче, калган телләр икенче булып санала. Европа теленә һинд, иран, урыс телләрен дә кертәләр. Иран теле белән урыс теле арасында аерма зур, уртаклык табуы кыен. Боларның төбендә итальян теле ята дисәк, ялгыш булмас. Чөнки күп сүзләр чыгышы белән йә итальяннан, йә латиннан алынган дип барыла. Латин сүзлеген алып караган идем дә, анда әллә ни юк.

– Этруск теленең төрки телгә якын булуын күрсәткән берничә мисал китерсәгез иде?

– Татарстанның Арча районындагы Урта Аты авылында XVI гасыр белән билгеләнгән кабер ташы бар. Италиядәге (Ветулония) безнең эрага кадәр V гасыр белән күрсәтелгән кабер ташы булуы да мәгълүм. Бу ташлардагы рәсемнәрне, андагы линияләрне чагыштыргач, мондагы охшашлыкларның очраклы гына булмавын аңларга була. Италиядәге кабер ташындагы этруск язмасын латин хәрефләренә күчерәбез.

"Tана иаш миним" – "тәнем яшь минем" дигән сүз әлеге кешенең яшьләй үлеп китүен белдерә. Менә шундый охшашлыклар әлеге китапта күп китерелә. Итальян топономиясе, исемнәр, атамалар, аларның татарстандагылар белән гаҗәеп тәңгәллекләре хакында Нурихан Фәттах тирәнтен өйрәнеп, "Аллалар һәм фиргавеннәр теле" дигән китабында да күрсәтте. Татарда "Әдрән диңгез" дигән җыр бар. Сүзләрен Таҗи Гыйззәт, көен Салих Сәйдәшев иҗат иткән. Әдрән диңгезе Италия ярларын юа. Иң халыкчан уен коралы тальян да итальяннардан килгән. Шунысын да искәртик, Италия һәм Татарстан дәүләт аләмнәрендә дә бер үк төсләр. Татар-башкорт курае, сорнай да этруск рәсемнәрендә еш сурәтләнә.

– Нәсим әфәнде, бу китапны язарга керешкәндә галимнәр белән очраштыгызмы, аларның фикерләрен белдегезме?

Нәсим Сәхәпов

Нәсим Сәхәпов

– Китапны язган вакытта галим Мирфатыйх абый Зәкиев белән аралашып, киңәшләшеп, фикерләшеп тордым. Ул миңа күп кенә төрекчә язылган китаплар бирде. Аларны карап байтак мәгълүматлар алдым. Аларын икенче китабыма кертергә җыенам. Мирфатыйх абый: “Бездә этрусклар белән шөгыльләнүче галимнәр юк диярлек инде. Ярый, мин бу юнәлештә бераз эшләгән кеше буларак азрак беләм, аңлыйм”, диде. Китап чыккач та уңай сүзләрен әйтте. Мин калдырган китапларны ул башка галимнәргә дә биргән. Аларның да яхшы фикердә калуларын әйтте.

* * * *

Нәсим Сәхапов китабының кереш өлешендә мондый фикерне дә бәян итә: "Әлегә этрускларның төрки телле булуларын дәлилләгән К.Миршан, С.Максуди, А.Айда, М.Зәкиев кебек галимнәрнең хезмәтләре билгесезлектә кала бирә. Бу китапны заман тудырды. Мин булмасам, башка берәү нәкъ шушындый ук нәтиҗәләргә килгән булыр иде."

"Сәхәпов китабы мең ел көтелгән китап"

“Этруск һәм итальян телләрендә төрки тамырлар” дигән китапка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Айдар Хәлим кереш сүз язган. Китап белән якыннан таныш булганга, без аның да фикерләрен белдек.

– Айдар әфәнде, шушы юнәлештә эш алып бармаган, гыйлми эшләр белән таныш булмаучыга, гади укучыга бу китапны аңлау шактый кыен. Сез Нәсим Сәхәпов китабын ничек кабул иттегез?

Айдар Хәлим

Айдар Хәлим

– Нәсим Сәхәповның китабы, бәлки, без мең ел буена көткән китаптыр. Роман, көнбатыш телләренең чыгышлары ягыннан төрки-татар теле булуын, аларның тамырлары төрки-татарныкы булуын без сиземли идек. Әмма Ходай тәгалә безгә түземлек биреп, аның инженер-химик Нәсим Сәхәпов тарафыннан язылуын көткән булгандыр.

Монда сер нәрсәдә? Сер – кайчандыр бер аваз урынына икенче аваз куеп, бер сүз урынына икенче сүз куеп кайбер “бөек” милләтләр яңа телләр ясауда һәм дөньяны бүлеп үзләренә буйсындыруда. Ягъни, төрки-татар телен файдаланып, аваз урыннарын алыштырып яңа телләр ясаганнар. Нәсим Сәхәпов итальян теленең анасы булган этруск теленең тумышы ягыннан төрки-татар теле булуын исбатлый. Әлбәттә, бу эшнең башы гына әле.

Гаделлек, дөреслек, акыл, демократия бары тик көнбатыштан гына килгән, роман, европа телләре булмаган көнчыгыш бик артта калган, дигән теориягә каршы безнең Нәсим бөтен тырышлыгын салып бик матур китап чыгарган. Әлбәттә, анда хаталар, ялгышлар булуы да бар. Чөнки дәлилләү фаразлау аша бара. Бу очракта беркем дә, мин үзем дә, бу азаккы дөреслек дими.

Китапны беренче итеп туган ягы – Зәй районында тәкъдим итүе мактауга лаек. Аннан соң 7-8 февральдә бу китапны Мәскәүдә тәкъдим итәргә җыенабыз. Моннан алдарак Чаллы үзәк китапханәсендә дә шундый чара узар дип көтелә. Казанда да узсын.

Әйе, сүз башын мин яздым. Шулкадәр сөекле китап бу. Әлбәттә, аны аңлау өчен ниндидер дәрәҗәдә лингвист, телче булырга кирәк. Халыкларның бөек күченеше чорында Европага ат, арба күрсәткән, Европаны чалбарга киендергән төркиләр Европага лингвистик, топонимик байлык та биргән. Безнең телебез башка телләргә тел булган. Менә урыс теленең дә 80-90 процент чамасы татар теленнән чыккан кебек, роман телләренең дә алгы рәтендә этруск теле торган.

* * * *

Язма азагында шунысын да искәртик, әлеге китапта меңгә якын итальян һәм төрки-татар сүзләре якынлыгына кыскача анализ да бирелә. Әлбәттә, 111 битле шушы китапның тулы эчтәлеген бер язмада күрсәтеп бирү мөмкин түгелдер.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG