Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ведомости": Урал Рәхимов Австриядә яңа ширкәт теркәгән


Урал Рәхимов
Урал Рәхимов

Элекке Башкортстан президентының улы, "Система" финанс корпорациясенә бәйле урлашуларда гаепләнеп халыкара эзләүдә булган Урал Рәхимов Австриядә яңа ширкәт теркәгән, дип яза "Ведомости". Узган ел ноябрь уртасында Венадагы нотариусларның берсенә чыгышы белән Русиядән булган Урбар Александр Носко исемле 30 яшьлек эмигрант документлар китергән. Носко 53 яшьлек Урал Рәхимов дигән кеше исеменнән 35 мең евро капиталы булган Sea Resorts Management und Investments GmbH исемле ширкәтне теркәргә тиеш булган. Ширкәт Вена үзәгендәге апарт-отель адресына теркәлгән. Отельгә шалтыраткан журналистларга анда Урал Рәхимов исемле кешенең яшәмәгәнен әйткәннәр.

Әлеге ширкәт теркәлгәнче "Урал" фонды 1 млн сум капиталы булган "Иремель-инвест" ширкәтен төзегән иде. Мәскәү шәһәренең Басман мәхкәмәсе 17 декабрь көнне күрсәтмә биреп Урал Рәхимовны халыкара эзләүгә игълан итте.

XS
SM
MD
LG