Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня Думага террорчыларның туганнарын җавапка тарту канунын тәкъдим итте


Чечнянең Янди авылында террорчылыкта шикләнелгән кешенең туганнары яшәгән йорт яндырылды
Чечнянең Янди авылында террорчылыкта шикләнелгән кешенең туганнары яшәгән йорт яндырылды

Хокук яклаучылар террор һөҗүмнәрендә катнашканнарның туганнарын җавапка тарту турында Чечня парламенты әзерләгән һәм Русия Думасына тапшырылган канун өлгесен хөкем итә.

Чечня парламенты Русия Дәүләт думасына юллаган канун өлгесендә җәмәгать иминлегенә каршы җинаятьләр өчен җаваплылыкны арттырырга тәкъдим итә.

Сивиль һәм җинаять кодексларына үзгәрешләр кертү турындагы бу канун өлгесенә аңлатмада террорчының "үзе өчен генә түгел, ә, беренче чиратта, ата-анасы һәм якын туганнары өчен дә җаваплылыгын арттыру кирәклеге язылган.

"Террор гамәлләре кылучылар һәм аларның туганнары җәмгыять алдында тиешле дәрәҗәдә җаваплылык тоймый, үз чиратында интихарчы җинаятьчеләр еш кына акча өчен террор гамәле кыла һәм үз-үзен шартлата, ә акчаны аларның якын туганнары ала", диелә бу аңлатмада.

Җәмәгать иминлегенә каршы җинаятьләр өчен иректән мәхрүм итү мөддәтен 15 елдан 25 елга арттыру, шулай ук өстәмә җәза буларак милекне конфискацияләү, банк хисапларын кулга калу, террорчыларның туганнарын социаль яклаудан мәхрүм итү карала.

Игорь Каляпин
Игорь Каляпин

"Азаплауларга каршы комитет" башлыгы Игорь Каляпин Азатлыкка бу канун террор гамәлләре кылучыларны андый гамәлләрдән берничек тыеп кала алмаячак, дип белдерде. Аның әйтүенчә, террор гамәлләре кылучылар инде шундый хәлгә җиткән кешеләр була ки, аларны бернинди төрмә җәзасы да, акчалата җаваплылыкның арттырылуы да туктатып кала алмый.

Чечня парламенты рәисе Дукувахи Абдурахманов "мондый җинаятьләр кылуга булышлык итүләре расланса, җинаятьченең ата-анасы һәм балигъ булган якын туганнары да җинаять җаваплылыгына тартылачак", дип белдерде.

Каляпин әйтүенчә, Русиядә хәзерге җинаять кодексы да террор гамәленә ярдәм итүчеләр өчен җинаять җаваплыгы билгели, яңа канун өлгесе бары тик җәзаны гына кырыслатуны күздә тота.

Хәзергә террор гамәленә булышлык иткән өчен сигез елдан алып 20 елга кадәр төрмә җәзасы каралган.

Сивиль кодекс нигезендә, әгәр акча, кыйммәтле әйберләр һәм башка милекнең террор гамәле нигезендә алынганлыгын яки керемнең шундый милек аша килгәнлеген раслаучы дәлилләр булса, алар террордан зыян күрүчеләргә зыянны каплар өчен алынырга тиеш.

Каляпин Чечня башлыгы Рамзан Кадыров бу канун белән үз абруен күтәрергә тели дигән фикердә. Янәсе, Чечня бар Русия күләмендә мөһим кануннар чыгаруда катнаша.

4 декабрьдә 11 сугышчы Грозныйда һөҗүм оештырып 14 полиция хезмәткәрен үтергәннән соң Кадыров сугышчыларга ярдәм иткән һәркемнең, шул исәптән аларның туганнарының да каты җәзага тартылачагын белдерде. "Әгәр Чечнядә сугышчы полиция хезмәткәрен яки башка берәр кешене үтерә икән, сугышчының гаиләсе шунда ук Чечнядән куып чыгарылачак, ә өйе нигезенә кадәр юк ителәчәк", диде Кадыров.

"Мемориал" хокук яклау үзәге мәглүматларына караганда, 6 декабрьдән бирле Чечнядә инде кимендә 15 өй яндырылган яки авыр техника белән юк ителгән. Ул өйләр әлеге һөҗүмдә катнашкан сугышчыларның туганнарыныкы булган.

Чечнядә кораллы фетнәдә шикләнелгәннәрнең яндырылган өйләре

Русия президенты Владимир Путин журналистлар белән очрашуда Кадыровның андый сүзләр әйтергә хокукы булмавын белдерсә дә, аны ничектер акларга тырышты.

"Террор гамәлләре кылучыларның туганнары күпчелек очракта кимендә аларның ниятләрен белә", "әмма бу беркемгә дә, шул исәптән Чечня җитәкчесенә дә мәхкәмәсез ниндидер җәзага тарту хокукы бирми", диде Путин. Шуннан соң ул "Чечня башлыгы аны хисләргә бирелеп әйткән, аны аңларга да була, җинаятьчеләр 14 тәртип саклау хезмәткәрен үтерде бит", ди.

Светлана Ганнушкина
Светлана Ганнушкина

Каляпин да, башка хокук яклаучылар да Думаның бу канун өлгесен кире кагуына өметләнә. "Ватандашлык хезмәттәшлеге" исемле хокук яклау комитеты башлыгы Светлана Ганнушкина: "Безгә ниндидер урта гасырга кайтырга тәкъдим итәләр. Мин Дәүләт думасы җинаять кылучыларның туганнарын җавапка тарту канунын кабул итмәс дип өметләнәм. Бездә хәтта Сталин чорында да улы әтисе, әтисе улы өчен җавап бирми ди әйтәләр иде, ди.

XS
SM
MD
LG