Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дрезденда "исламлашуга" каршы чара җәмгыятьне икегә бүлде


Дрезденда илнең "исламлашуына" каршы чара, 12 гыйнвар 2015
Дрезденда илнең "исламлашуына" каршы чара, 12 гыйнвар 2015

Германиянең Дрезден шәһәрендә илнең "исламлашуына" каршы чыгучылар артыннан яшьләр себерке тотып алардан калган "пычыракны" җыйды. Бу чараларда дистәләгән мең кеше катнашты.

Дрездендагы PEGIDA (Patriotische Europäer gegen die Islamisierung des Abendlandes, ягъни "Көнбатышны исламлаштыруга каршы патриотик европалылар") дип аталган хәрәкәтнең атнасына бер үтә торган урам җыеннары Парижда "Шарли Эбдо" журналына булган һөҗүмнән соң дистәләгән мең кешене җәлеп иткән. Дүшәмбе кичендә полиция мәгълүматларына караганда, Дрезденда ул чарага 25 меңләп кеше чыккан.

"Халыкның үз сүзен әйтергә хакы бар. Дөньяда cугышлар бара. Качаклар күпләп Германиягә, Европага килә," диде җыенда катнашучыларның берсе.

"Манһаймда яшәгәндә үземне чит ил кешесе дип хис иттем. Иммигрантлар алманнарга карата шул кадәр тәкәббер һәм гамьсез иде", дип искә ала мигрантлар күп яшәгән Манһаймнан килгән икенче бер кеше.

PEGIDA хәрәкәте үз җыеннарында наци шигарләрен тыя, үзләрен үтә уң көчләр белән бутамаска чакыра. Шулай да Германиянең барлык иҗтимагый һәм сәяси даирәләрендә аңа каршы хәрәкәт тә көчәя бара. Хәрәкәтне милләтара һәм динара нәфрәт тудыруда гаеплиләр. Канцлер Ангела Меркель Яңа ел алды чыгышында алар турында аеруча катгый итеп әйтте.

Дрезден җыенында берәү "Меркель ханым, халык – без ул" дигән шигар күтәргән
Дрезден җыенында берәү "Меркель ханым, халык – без ул" дигән шигар күтәргән

Германиядә туып үскән, милләте белән алман булмаганнарга мөрәҗәгать итеп Меркель, "PEGIDA җыеннарында "Халык ул – без!" дип кычкыручылар сезнең динегез яки тән төсегез башка булганга гына "халык ул – сез түгел" дип әйтмәкче була", диде.

Германия канцлеры халыкны ул җыеннарда катнашмаска чакырды. PEGIDAга каршы урам җыеннары кичә Берлин, Штутгарт, Көльн һәм Дрезденда узды. Көльн каласында PEGIDAга каршылык йөзеннән шәһәрне электр белән тәэмин итү ширкәте үзәктәге барлык ресторан, чиркәүләр һәм урамнарда утны өзде. Анда PEGIDA шигарләрен күтәреп 250 кеше чыккан булса, аларга каршыларның саны ун тапкыр күбрәк булган. Германиянең мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Штутгарт, Мүнстер һәм Һамбургта PEGIDAга каршы җыеннарда 22 меңләп кеше катнашкан.

Илдә тынычлык һәм татулыкны саклап калуга үз өлешен Германиянең мәдәни оешмалары да кертергә тырыша. Дрезден операсы каршында "Күзләребез ачык", "Йөрәкләребез ачык", "Ишекләребез ачык" дигән шигарләр эленде. Дрезденда PEGIDAга каршы урам җыенында катнашучыларның күбесе яшьләр иде. Алар кулларына себерке тотып чыкты.

"PEGIDA калдырган "пычыракны" җыярга чыктык. Аларның шигарләренең дәлилләре юк. Алар үтә уң көчләрнең тенденцияләренә карап хәрәкәт итә. Аларның да сүз иреге бар, чыксыннар. Әмма без артларыннан ул "пычырак сүзләрне" җыештырачакбыз. Без, Дрезденда яшәүчеләр дөньяга ачык", диде PEGIDAга каршы җыенда катнашучы бер егет.

Дрезденда "исламлашуга" каршы чара җәмгыятьне икегә бүлде
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:55 0:00

XS
SM
MD
LG