Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Навальныйларга хөкем карарын "йомшак" дип тапты


Олег (с) һәм Алексей (у) Навальныйлар
Олег (с) һәм Алексей (у) Навальныйлар

Прокуратура оппозициядәге сәясәтче Алексей Навальный һәм аның туганы Олегка "Ив Роше" эше белән бәйле җинаятьләре өчен бирелгән хөкем карарын "артык йомшак" дип тапты.

30 декабрь көнне булган мәхкәмә карары белән "Ив Роше" ширкәтендәге урлашулар нигезендә Алексей Навальный 500 мең сум штраф һәм өч ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителде. Аның туганы Олег Навальный шундый ук штраф һәм өч ел ярым төрмәгә хөкем ителгән иде. Бүген аларның адвокатларының бу карарга каршы шикаяте каралып Олег Навальныйны иреккә чыгару үтенече кире кагылды.

Узган атнада Европада кеше хокуклары мәхкәмәсе Олег Навальный эшен тикшерүгә кабул итте.

XS
SM
MD
LG