Accessibility links

Кайнар хәбәр

Давутоглу: "Безнең өчен Кырым – Украинаның аерылгысыз өлеше"


Әхмәт Давутоглу: "Кырымтатарлар тормышы безнең өчен бик мөһим"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00

Төркия Кырымның Русиянеке булуын танымыйча аны Мәскәү тарафыннан аннексияләнгән Украина җире дип исәпләвен белдерде һәм кырымтатарлар белән бәйләнешләргә басым ясады.

Төркия Кырымның Русиянеке булуын танымыйча аны Мәскәү тарафыннан аннексияләнгән Украина җире дип исәпләвен белдерде. Германия башкаласы Берлинда канцлер Ангела Меркель белән уртак матбугат очрашуында Төркия премьер-министры Әхмәт Давутоглу Әнкараның Кырым белән бәйләнешләрендә Кырымда һәм Төркиядә яшәүче кырымтатарларга аерым басым ясады.

"Безнең Кырым, кырымтатарлар белән тарихи бәйләнешләребез бар. Шуңа күрә без билгеле бер тарихи җаваплылык та тоябыз, чөнки, әйткәнемчә, Төркиядә XIX гасырдан бүгенгә кадәр Русиядән качып килгән миллионнарча татар яши. Һәм 300 меңләп кырымтатар әле дә Кырымда. Аларның тормышы безнең өчен бик мөһим һәм безнең өчен Кырым Украинаның аерылгысыз бер өлеше булып кала. Шул ук вакытта безнең Русия белән мөнәсәбәтләребез дә бик яхшы, һәм без Украинага карата позициябезне үзгәртмичә ике күрше белән дә мөнәсәбәтләребезне саклаячакбыз", диде Давутоглу.

Русиянең Украинадагы гамәлләренә каршы Көнбатыш чикләүләр керткәндә, Русия Төркия белән хезмәттәшлекне арттыра бара. Мәскәү элек Европа берлеге илләреннән килгән азык-төлекне тыйганнан соң, аның бер өлешен Төркия маллары белән алыштырды. Узган ел ахырында Русия президенты Владимир Путин Әнкарага барып Европа берлегенә газ кудырыр дип ниятләнгән Көньяк Агым газүткәргече төзелешен Төркиягә таба борачагын игълан итте.

Якшәмбе көнне Парижда кырыклап ил җитәкчесе белән "Бердәмлек маршы"нда катнашкан Төркия премьеры әлеге матбугат очрашуында шулай ук Төркиянең Европа берлегендә әгъзалыгы мәсьәләсен дә күтәрде.

"Төркиянең әгъза булуы дини татулыкка, мәдәни татулыкка өлеш кертәчәк, мөнәсәбәт шундый булырга тиеш. Әмма әгәр дә дөньяви һәм уртачыл юлда булган Төркия мәдәниятенә алдан ук начар караучылар аркасында ул Европа берлегенә алынмый икән, бу Европа халкына да, дөнья халкына да хәзер кыйтгалар мәдәни һәм дини аермалыкларга карап бүленә дигән начар ишарә бирәчәк", диде Давутоглу.

Узган атнада Парижда исламчы сугышчылар һөҗүмнәрендә 17 кеше һәлак булганнан соң, Давутоглу дөньяны бердәм булырга һәм башка төр дини нәфрәтка каршы каты көрәшкән кебек исламофобиягә каршы да көрәшергә чакырды.

XS
SM
MD
LG