Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шарли Эбдо барысын да гафу иткән пәйгамбәр рәсеме белән чыкты


Шарли Эбдо редакциясе яңа чыккан басма белән таныштыра
Шарли Эбдо редакциясе яңа чыккан басма белән таныштыра

Бүген Парижда 7 гыйнвар Шарли Эбдо редакциясенә һөҗүмдә һәлак булган 12 кешенең җидесен җирләгән көнне журналның яңа саны чыкты. Авторлар матбугат очрашуында аның тышлыгында елап торучы Мөхәммәт пәйгамбәр сүрәтләнгән һәм "барысы да гафу ителгән" дип язылган диде. Пәйгәмбәр "Мин Шарли" дигән язуны тотып тора.

Бу атнаның чыгарылышы гадәти 60 меңлек тираж урынына өч миллион данә итеп чыгачак һәм берничә телгә тәрҗемә ителәчәк.

Һөҗүмнән соң икенче көнне Парижның көнчыгышындагы кошер кибетендә булган тотык алу вакытында һәлак булган дүрт кешене Израилгә алып кайтып җирләделәр. Европа илләреннән иң күп мөселман һәм яһүд Франциядә яши.

XS
SM
MD
LG